Испаниянең салым хезмәте футболчыны 15 млн евро күләмендәге салымны яшереп калуда гаепли. Җинаять җаваплылыгына тартылудан качу өчен Роналду бурычының бер өлешен кайтарырга мәҗбүр булган. Хәзер аңа җинаять эше ачу-ачмау буенча карар июнь ахырында кабул ителәчәк.
Әгәр эш ачылып, суд уенчыны гаепле дип тапкан очракта, Роналду 15 айга кадәр сак астына алынырга мөмкин.