Саба ТВ

Коронавирус белән көрәшүче медикларга түләүләр сентябрь аена озайтылды

Карар РФ Министрлар Кабинеты каршындагы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча Координацион Советның беренче көзге утырышында кабул ителде.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Россия табибларына коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш өчен түләүләрне сентябрь аена озайттылар. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин тиешле карарны имзалады.

«Коронавирус белән авыручы медицина хезмәткәрләренә стимуллаштыручы түләүләр сентябрь аена озайтылды», — диелә карарда.

Карар РФ Министрлар Кабинеты каршындагы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча Координацион Советның беренче көзге утырышында кабул ителде.

Моннан тыш, коронавирус инфекциясе белән зарарланган гражданнар һәм риск төркемендәге гражданнар белән алмаш режимда эшләүче социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә дәүләт ярдәмен октябрь уртасына кадәр озайттылар.  Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/15-09-2020/koronavirus-bel-n-k-r-sh-che-mediklarga-t-l-l-r-sentyabr-aena-ozaytyldy-5771471

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: