Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Климат тагын да җылына

Татарстанда климат җылыну бөтен Россиядәге кебек ук дәвам итә. Бу хакта бүген Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре Бөтендөнья метеорологлар көненә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

Татарстанда метеорологлар температураның үзгәрмичә артып баруын билгели. Бу күренеш уртача еллык күрсәткечләрдә генә түгел, аерым айларда да күзәтелә. "Элеккечә үк Татарстанда климат җылыну дәвам итә - һәр ун ел саен Цельсий буенча уртача 0,34 градус тизлек белән. Бу 1951-2016 еллар аралыгында булган хәл. Узган гасырның 70-нче еллар уртасыннан уртача еллык һава температурасы тизрәк күтәрелә башлаган - Цельсий буенча 0,54 градус тизлек белән. Бу бик сизелерлек дәрәҗәдәге үсеш. Димәк, йөз ел дәвамында температура уртача 3,5 градуска арта. Ягъни бүген, әйтик, 5 градус булса, тагын йөз елдан бу вакытта инде 8,5 градус булачак ", - дип сөйләде температура үзгәрешләре турында ТР Гидрометерология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь.

Шул ук вакытта ул татарстанлыларны тынычландырырга да ашыкты: "Тагын ун елдан Татарстанда чүл булмаячак". Әмма җылыну тормышның барлык өлкәләренә дә йогынты ясаячак.

"Яңа культуралар үстерергә мөмкин булачак, шулай ук туфракны дымлыландыру буенча заманча технологияләр кирәк була ала. Җылытуны төзелештә дә исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, кар һәм җил йогынтысын исәпкә алуда", - дип билгеләп үтте Ф. Гоголь.

2016 ел республикада бик җылы булуы билгеләнде. Уртача еллык температура безнең климатта гадәти саналган температурадан 1,9 градуска (Цельсий) югары.


Татар-информ


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев