Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Китапханәдә “Кояш” кызы Ләйсән Зарипова белән очрашу узды

1 февраль көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге Үзәк китапханәнең уку залында Михаил Комлевның "Кояшлы балалар белән ничек аралашырга" дип исемләнгән китабына кергән Зарипова Рәмзия ханым һәм "Кояш" кызы Ләйсән белән очрашу узды.

Методик ярдәм күрсәтү бүлеге китапханәчеләре әлеге чарага Ләйсәннең фотоларыннан һәм матбугат битләрендә чыккан яңалыкларыннан күргәзмә ясап куйдылар.Чара презентация белән үрелеп барды.

Ләйсән Зарипова - Россиядәге бердәнбер "Кояшлы" биюче кыз. 2014 елдан бирле төрле масштаблы бию бәйгеләрендә катнашып килә. Беренчесендә Тула шәһәрендә узган "Творим Добро" Халыкара фестивалендә Гран-при яулый. Аннары Мәскәүдә "Космофест-2015, "Инклюзив Дэнс" Халыкара бию фестивальләрендә 2нче дәрәҗәле лауреат була. 2016 елның апрель аенда Ләйсән Россия башкаласында танылган тренер-оста Наталья Буллда белем алып, лицензияле фитнес-инструктор булып кайта. Сау-сәламәт егет-кызлар арасында шөгыльләнеп, әлеге юнәлештә зур унышка ирешә. Шулай итеп, Ләйсән - Россиядәге "Кояшлы" кешеләр арасында бердәнбер лицензияле инструктор да!

Алар артында күпме сабырлык, тырышлык, үҗәтлек торганын кыз үзе һәм аның әнисе Рәмзия апа гына белә.

Рәмзия ханым үзенең чыгышында Ләйсәннең тормыш баскычын: ничек укырга ,биергә, спорт белән шөгельләнергә өйрәнгәнен. Беренче конкурста катнашканнарын, эфирга чыгуларын һәм башка бик күп адымнарын сөйләде.

Ләйсән үзенең матур биюләре белән сокландырып, яхшы кәеф таратты.

Әлеге очрашуга килгән китап укучыларыбыз да Рәмзия ханым белән Ләйсәнгә үзләренең уй-фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр.

"Ак калфак" берләшмәсе оешмасы исеменнән Үзәкләштерелгән Китапханәләр Системасы директоры Батырханова Гөлсем Нәкыйп кызы Ләйсәнгә калфак бүләк итте.

Очрашу истәлек фотосына төшү белән тәмамланды, дип яза "Саба таннары" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев