Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Килдебәктә Мирзаян абый Хәбировның иҗат кичәсе үтте [+фоторепортаж]

Килдебәк авылында киң күңелле, игелекле бабай яши икән. Авылдашлары да бик хөрмәтли үзен.

Мирзаян Хәбировка 74 яшь. Кечкенә генә буйлы, җор сүзле бабакайның эшләмәгән эше юк. Абзарында ике баш мөгезле эре терлеге, ике кәҗәсе һәм бер аты бар. Аларга җәй буе печәнне үзе әзерли. Болынлыкта, танышларының бакчасында чалгы белән чаба да, үзенең УАЗ машинасына төяп алып кайта.

-Алар янында мин тынычлык табам, җаныма рәхәт. Киләсе елга бозаулар алмыйча, атларның са­нын арттырырга хыялланам әле. Үземнең тай апрельдә колынлыйсы инде, тагын бер тай белешеп кайттым, - ди Мирзаян бабай. Күңелендәге матурлыкны үзендә генә яшереп сакламый ул. Ел саен яңа ел алдыннан капка төбендә үзе утыртып үстергән дүрт метрлы чыршысын бизи. Әле быел күршеләре чыршы янәшәсенә кар сыннары да ясап куйган. Шунда бергәләп балалар өчен бәйрәмнәр дә уздыралар икән.

Бабай үзе тормыш авырлыкларын җиңеп яши алуына тальянына рәхмәтле.

-17гә кайтара ул, 70тәге йөрәкне, - дип шаярта бабай. Авылда узган мәдәни чараларда да бик актив катнаша.

-Мирзаян абый безнең уң кулыбыз, эшебезнең йөрәге дисәк тә ялгыш булмас. Бер генә бәйрәм дә аның ярдәменнән башка узмый. Мирзаян абый белән бергәләп, сабантуйларда бирнә җыябыз, кирәк икән спектакльләр уйный, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнур Шәйхуллина.

Кечкенә чагында ук хыяллана Мирзаян тальянда уйнарга. Тик, гармун алырга акча юк. Әтисе мәктәпкә йөрергә тактадан портфель ясап бирә. Аптырагач, шул такта портфельгә бармак­ларны уйнаткалап көй чыгара. Энесенең иң зур хыялын Хаҗәр апасы тормышка ашыра.

-Безнең чор кешеләре хезмәт көненә эшләде. Өч ел сыер сауганга бер тапкыр 100 сум акча бирделәр. Шул акчаның 26 сумына энемә тальян алып бирдем, - ди апасы.

Мирзаян абыйга гомер буена җитәрлек олы бүләк булган ул. Дөрес, ул вакыттан соң гармун, тальяннарны яңарткан, әмма балачактагы хыялы - апасы бүләгеннән куәт алган. Узган гомерендә матур эшләргә әйдәп торган, күңел күтәренкелеге биргән. Мирзаян абыйны язмыш иркәләп кенә тормаган. Илле яше тулганчы яшьтән кавышып гомер иткән хатыны, улы яшьләй вафат булган. Бүгенге көндә 50 яшеннән соң гаилә корган Фәрваз апа белән гомер итә. Авыл халкын намазга чакырып, азан әйтә, намазларын да калдырмый.

Дәвамын "Саба таннары" газетасында укый аласыз.

Фоторепортаж

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев