Кичә, 28 октябрьдә, «Саба - Арена» спорт мәктәбендә юниорлар һәм яшүсмерләр арасында «Саба воланы» (»Сабинский волан») Бөтенроссия турниры башланып китте.
Әлеге бадминтон турниры 2020 елдан үткәрелеп килә һәм илебезнең төрле регионнарыннан 300 ләп спортчыны берләштерә.
Кичә, 28 октябрьдә, "Саба - Арена" спорт мәктәбендә юниорлар һәм яшүсмерләр арасында "Саба воланы" ("Сабинский волан") Бөтенроссия турниры башланып китте. Әлеге бадминтон турниры 2020 елдан үткәрелеп килә һәм илебезнең төрле регионнарыннан 300 ләп спортчыны берләштерә. Кичә ярышларны ачу тантанасында Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, ТРсы бадминтон Федерациясе рәисе Юрий Чаплыгин, ТРсы бадминтон Федерациясенең башкарма директоры Линар Шакиров катнаштылар. Юниорлар һәм яшүсмерләр турниры 28-30 октябрь көннәрендә, 31 октябрь - 2 ноябрь көннәрендә өлкәннәр арасында үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев