Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Халыкара “Татар кызы-2018” бәйгеce җиңүчесенә таҗ һәм автомобиль бүләк итәчәкләр

Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең финалында 14 кыз катнашачак.

16 ноябрь көнне Казан шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Халыкара “Татар кызы-2018” бәйгеceнең йомгаклау тантанасында җиңүчегә Златоуст осталары тарафыннан ясалган таҗ һәм автомобиль бүләк итәчәкләр. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Бәйгедә 11 төбәктән һәм 3 чит илдән килгән 14 кыз катнашачак.

  • 2015 елны “Татар кызы” бәйгесе беренче тапкыр Бөтенроссия күләмендә үткәрелде. 2016 елны бәйге халыкара дәрәҗәдә Чиләбедә узды. 2017 елны Уфа шәһәрендә “Татар кызы-2017” исеменә Татарстан Республикасыннан Гөлназ Гатина лаек булды. Быел “Татар кызы-2018” бәйгесен Казан кабул итә.

Бәйге өч этаптан тора. Бәйгенең беренче туры Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә узды. 31 июльдән 5 августка кадәр Казанда проектның ярымфиналы үткәрелде. 29 катнашучы кыз бәйгенең сынауларын узды. Казанда 14 финалист-кыз билгеләнде.

 

Финалга кадәр 10 көн дәвамында финалистлар бәйге сынауларына әзерләнде. Алар белән хореография, җыр, сәхнә сөйләме буенча иң яхшы педагоглар эшләде, шулай ук кызлар экскурсияләргә һәм мәдәни чараларга йөрделәр.

Реклама

Халыкара “Татар кызы-2018” бәйгеceнең йомгаклау тантанасында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән кунаклар көтелә.

 

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев