Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Халык синоптигы: “Табигать саташты”

Җылы көтә-көтә салкын көзгә кереп барабыз. Сентябрьдәге “Әбиләр чуагы” да булмый калды быел. Әмма Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әле җылы көннәр алда булачак, дип ышандыра.

– Быел сыерчык буранын күпме көттем. Булмады. Аннан соң шомырт суыгы да булмады. Инде балан суыгы да булмады. Аптыраган идем мин бу хәлгә. Күзәтүләрем буенча июнь аенда явым-төшем күп булырга тиеш иде. Монысының да киресен күзәттек. Табигать саташты, – ди Әмир абый. – Сентябрь белән октябрьнең урыннары буталды. Әле яфраклар яңа саргая башлады. “Әбиләр чуагы” булачак әле. Ул 4-5 көн дәвам итәчәк.
Әмир Шәрәфиев авылларына урман күгәрченнәре килүен дә күзәткән.
 
– Саташуның тагын бер галәмәте инде бу. Бездәге күгәрченнәр шәһәргә китеп бетте, урманныкылар авылга күчте. Табигатьнең кыланмышларын аңлап булмый. Хәерлесен юрыйк,– ди ул.
 
 
 
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев