Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

КФУ ректоры Илшат Гафуров тоткарланган

Вуз гадәти режимда эшен дәвам итә.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). КФУ ректоры Илшат Гафуровны федераль үзәкнең көч структуралары хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу турыда «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Гафуров КФУ белән 2010 елдан җитәкчелек итә. Тоткарлау сәбәпләре ачыклана.

КФУның матбугат хезмәте агентлык хәбәрчесенә җавап биргәнчә, вуз гадәти режимда эшен дәвам итә, рәсми белешмә юк.

Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, Гафуровны тоткарлау Чаллыда «29 комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидерлары «Алик Большой» кушаматлы Адыган Сәләхов һәм «Рузалик» кушаматлы Рүзәл Әсәдуллин катнашындагы эшләр белән бәйле булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев