Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кешедән сорамас өчен, шәл бәйлим

Балык Бистәсенең Котлы Бө­кәш авылында гомер итүче Галия һәм Илшат Заһи­дул­линнар, гаилә коргач та, матур гына яши башлыйлар. Бер-бер артлы ике балалары дөньяга килә алар­ның. Абыйсы Ислам сау-сә­ламәт, ә менә Инзиләнең то­ра-бара авыру икәне ачыклана.

Реклама

- Баштарак без бу хакта белмәдек тә. Табиблар да әйтмәде. Мин аларны кечкенә вакытта мунчада гел үзем юындырдым. Ике­сенә дә су әзерләп табакка утыртып куям. Бервакыт малаемның су белән уйнаганын, кызымның исә гел бер якта гына ятканын күреп алдым. Шуннан соң тикшерә башладык. Баксаң, кызым уң яктан параличланган икән. Табиблар ДЦП дигән диагноз куйды, - ди Илшат.

- Авыру бала дип кычкырып йөр­мәдек. Үзебезнеке бит. Хәлебездән килгәнчә дәваларга тырыштык. Төрле тернәкләндерү үзәкләренә йөрдек. Хастаханәләрдә яттык,- дип сүзгә кушыла Галия. Инзиләгә 10 яшь тулгач, эпилепсия өя­нәк­ләре башлана. Шуларны туктатып торыр өчен кыйммәтле дару кирәк икән. Заһидуллиннар гаиләсе балаларына ул даруны ай саен сатып ала. "Бушлай дигәне күренми әле. Бар тырышуыбыз да шул балабыз өчен. Аны дәвалар өчен дип мал тотабыз, шәл бәйлибез, сатабыз", - ди Илшат. Әле менә Инзиләгә файдасы булсын дип кәҗә тота башлаганнар.

"Сөте бик файдалы. Кызым яратып эчә. Саулыкка туймаган баланы үстерүе җиңел түгел. Шуңа күрә, кешедән сорап йөрмәс өчен, кем нинди эшне булдыра, шуны башкарабыз. Яратышып, татулыкта яшибез. Балалар безгә карап сөенсен, хезмәтне яратып үс­сеннәр дибез", - ди Илшат белән Галия.

Бу гаилә башкаларга охшамаган. Илшатны тирә-якта гына түгел, күрше республикада яшәүчеләр дә оста бәйләүче буларак белә. Баксаң, ир кешегә хатын-кыз һөнәрен үзләштерү тормыш алып барыр өчен кирәк булган икән.

- Ир кеше мин дип тормыйм, бәйлим, хатыным машина йөртә, - ди Илшат. - Биш яшь чагында әбием­нән күреп бәйләргә өй­рәндем. Шәл дә, оекбашлар да, бияләйләр дә, кофталар да бәйлим. Өйрәнеп китсәң, аның бер авырлыгы да юк, - ди гаилә башлыгы.

Баштарак аның бу хезмәтен өнәп бетермәүчеләр дә булган. Үзенә дә әйткәннәр. Әмма Илшат кеше сүзенә карап кына яраткан эшен ташламаган. Тормыш итәргә кирәк бит, ди ул. Әле элек кәҗә мамыгы сатып алыр өчен Волгоградка, Ростовка кадәр барганнар. Хә­зер бу эшләре җайга салынган. Мамык сатучылар үзләре Илшат янына килә икән.

- Көнебез тормыш мәшәкать­ләре белән узып китә. Йорт җиткереп киләбез. Аны бары тик үз көчебез белән генә төзибез. Дәүләттән бернинди ярдәм
эләк­ми безгә. Шуңа күрә абзар тутырып мал тотмыйча булмый. Җиде баш сыерыбыз бар. Ат та тотабыз. Сарык, кәҗәләр дә асрый башладык. Сөт сатып акча эшлибез, - ди Илшат.

Маллар күп булгач, көннең узып киткәне сизелми дә икән. Шу­ңа да алар кич утырып бәй­лиләр.

- Хатыным Галия дә бик оста. Балалар дәресләрен әзерләп бе­тергәч, бәйләргә утырабыз. Элег­рәк өч көндә бер шәл өлгертә идем. Әмма оекбашлар-бияләй­ләр, башмаклар бәйләү күңелемә якынрак. Аларны тиз эшлим. Сатып алучыларым да бар. Күп вакыт заказга бәйлибез. Көз көне хатыным белән бергә сатарга чыгып ки­тәбез. Күрше районнарда, янәшә респуб­ликаларда үз клиентларыбыз бар. Алар без килгәнне көтеп тора. Хатыным кирәк җиргә алып бара, - ди Илшат.

Галия, чыннан да, ирләр кебек эшкә батыр, рульгә дә утырган, машинаны да оста йөртә икән. Без кил­гәндә утын ярып ята иде. "Машинага утыру да шул балам хакына булды. Йөртергә кирәк бит", - ди ул.

Бу гаиләнең зарланмыйча, ке­шедән ярдәм сорамыйча яшәү­ләрен үрнәк итеп куясы килә. Илшат белән Галиянең бер генә теләкләре бар: балаларыбыз исән - сау булсын, Инзилә савыгып китсен иде, ди алар. Амин, шулай булсын.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев