Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр.

Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың.

Бүген Россия көне уңаеннан районыбызның 14 яше тулган 11 укучысына Алдынгылар хәрәкәтенең “Без Рәсәй гражданнары” проекты кысаларында паспорт тапшыру тантанасы үтте. Балаларга паспорт белән бергә шулай ук дәүләтнең төп законы — Россия Федерациясе Конституциясе тапшырдылар.
Тантаналы чарада Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, РФнең эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча миграция мәсьәләре бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Адилә Гаязова, Саба районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Вакказова, махсус хәрби операция зонасына 48 тапкыр гуманитар ярдәм илткән райондашыбыз Җәмил Янгучин, махсус хәрби операция ветераны, өлкән сержант Зөлфәт Насыйров катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев