Саба дулкыннары

Казаннан торып, Сабадагы ... мичне сүндерәбез

«Татарстан яшьләре»нең 15 гыйнвар санында «Алтын куллар» рубрикасы игълан ителгән һәм анда чүп-чардан да тормышта кулланырга яраклы, файдалы әйберләр ясаучы Казан егете Мстислав Царев турында язылган иде.

Чыннан да, без шаккаткыч могҗизалар заманында яшибез. Кечкенә генә кесә телефонының санап бетергесез "һөнәрләре" барлыгын беләбез: ул аралашу чарасы да, сәгать тә, фотоаппарат та, фонаре да бар, шул ук вакытта ул үзе магнитофон да, радио һәм телевизор да - аннан музыка тыңлап, яңалыклар укып, тамаша карап та була - интернет-элемтәсендә барысы да бар. Бик башлы кешеләр уйлап чыгарган шушы техник казанышларның без барысын да белеп тә бетерә алмыйбыз бит әле. Белеп-өйрәнеп өлгерә торган да түгел.

Мин белгән кешеләр арасында шушы "Алтын куллар" рубрикасына язардай кемнәр бар икән дип уйланып утырдым да, мактану булмасын инде, үзебезнең улыбыз Ринат турында язарга карар кылдым. Ул армиягә киткәнче Казан элемтә техникумын тәмамлаган иде. Армиядән кайткач, читтән торып, Мәскәүдәге элемтә һәм информатика институтында укыды, хәзер шул һөнәре буенча эшли. Баштарак төрле район үзәкләрендә, шәһәрләрдә һәм районнарда телефон станцияләре монтажлау белән шөгыльләнделәр. Казанда иң беренчеләрдән булып, чылтыратучының номерын билгели (экранга язып куя) торган телефон станцияләрен алар бригадасы урнаштырды. Ринат хәзер "Ростелесеть" компаниясендә инженер булып эшли.

Саба районы, Пүкәл авылында безнең үз йортыбыз бар. Җәй көннәрендә шунда кайткалап йөрибез. Өйдәге сулар катмасын өчен, кышын газ миче эшләп тора. Элек күршебез Мөнир мичне карый-көйли: көннәр салкын булса - кабыза, җылытып җибәрсә, сүндерә иде. Хәзер исә улыбыз бу эшне Казаннан торып кына, компьютер, төгәлрәге, интернет аша гына башкара. Һава торышының нинди булуына карап, газны арттыра яки киметә, яки бөтенләй сүндереп куя яки кабыза. Авылда махсус аппарат тора: ул безнең авыл урамында, өйдә һәм базда ничә градус җылы яки салкын булуын күрсәтә. Интернет ярдәмендә, Казаннан сигналлар җибәреп, авыл өендәге утларны яндырырга яки сүндерергә дә була икән ләбаса! Камералар аша авылда йөргән кешеләр дә, машиналар да күренеп тора. Ринат белән бергә шөгыльләнеп, оныкларыбызның да шушы интернет могҗизаларын үзләштерүләренә сөенәбез.

Безнең гомер заманның төрле чакларына туры килде. Чабаталы елларны, ачлык-хәерчелекне дә күрдек, ул көннәр әле чагыштырмача күптән түгел иде кебек. Шул ук вакытта техниканың котырып үсеш алуына, яңаруына, искиткеч казанышларга ирешүенә дә шаһит без. Космонавтика, электроника, көннән-көн камилләшә барган мәгълүмат, элемтә чаралары... Боларны да бала чактан ниндидер шөгыль белән "җенләнгән" акыллы башлар, алтын куллар уйлап тапкан бит! Инде мөмкин булган барлык нәрсә дә эшләнеп беткән, уйлап табарлык әйбер дә калмады кебек тоела башлады. Хәер, бардыр әле алар, шунысы мөһим - кешегә файдага гына булсыннар ул ачышлар.

http://tatyash.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: