Саба ТВ

Казаннан Сочига авиарейслар 17 июньдә ачылачак

Пассажирлар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә оча алачак.

Казаннан 17 июньнән Сочига авиарейслар ачылачак. Очыш программасы язгы-җәйге сезонга исәпләнгән. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Татарстан башкаласыннан Сочига рейслар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак. «Пассажирлар Boeing 767-300 уңайлы лайнерларында очачак», — диелә хәбәрдә.

Пассажирларга 2 сәгать 45 минут очарга туры киләчәк.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: