Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанга килдем, кая барыйм: башкалабыздагы күңел ачу урыннары

Күпләр Казанга ял итәргә дип килә дә, Бауман урамы, Кремль, андагы яр буеннан ерак китә алмый. Ә бит башкалада вакытны күңелле уздыру өчен башка кызыклы җирләр дә бар. Казанда гаилә белән ял итү өчен үзенчәлекле урыннар:

Бауман урамы


Казанга килгән һәр турист Бауман урамын күрергә тиеш, диләр. Хәтта шәһәрдә беренче тапкыр гына булмаса да, Казанга килгән һәр кеше бу җәяүлеләр урамына бара. Биредә шәһәрнең колоритын чын мәгънәсендә татып була. Юлыгызга урам музыкантлары да, төрле милләттән булган студентлар да, сезнең портретыгызны берничә минутта ясап бирергә әзер булган рәссамнар да очраячак. Бауманда сувенирлар, китаплар, бүләкләр һ. б. сатыла торган кибетләр җитәрлек. Урамның буеннан буена төрле һәйкәлләр һәм фонтаннар сузылган. Алар янында истәлеккә фотога төшәргә мөмкин.

«Тамак ялгап» алырга теләүчеләр өчен төрле милләт кухняларын тәкъдим итүче ашханә, кафе-рестораннар да бар биредә. Тик аларга кергәнче кесә калынлыгын да исәпкә алырга кирәк. Бюджет вариантка «Чәй йорты», «Добрая Столовая» кебек туклану урыннары керә. Урта дәрәҗәдәге дип «OmNomNom», «Чәк-чәк», «Гаилә» кафеларын атап була. Ә гади өчпочмакны 75 сумга ашарга әзер булучылар «Татар ашлары йорты», «Рубаи», «Урюк»та «тамак ялгый» ала.

Иллюзияләр музее сайтыннан: vk.com/3dmuseum

Бауман урамында иң популяр күңел ачу урыны дип «Big-Funny» аттракционнарын атап була. Әлеге аттракционнарга Иллюзияләр музее, Великан йорты, Әйләндерелгән йорт, табак-савыт вату, пыялалы лабиринт, төрмәдән качу квесты керә. Аттракционнарның һәрберсенә аерым да, барысына бер билет белән дә кереп була. Кассада барлык аттракционнарга да керү мөмкинлеге бирүче билетның бәясе ̶ 2450, ә интернетта ̶ 1390 сум.

Казан Кремле


Казан Кремле дә бөтен башкала кунакларын үзенә җыя. Юкка гына шәһәрнең тарихи үзәге дип саналмый бит инде ул. Кремльдә танылган «Кол-Шәриф» мәчете, Сөембикә манарасы, Петербург Эрмитажының филиалы булган «Эрмитаж-Казан», берничә музей һ.б. кызыклы объектлар урын алган. Казан Кремле территориясенә керү ирекле. Ә музейларга керү бәясе зурлар өчен 80 сумнан 250 сумга, кечкенәләр өчен 80 сумнан 100 сумга кадәр.

Кремль яр буе


Кремль яр буе туристларның гына түгел, шәһәр халкының да яраткан урыны. Тынычлык, матурлык, ял ̶ әлеге өч сүз бу урынны тулаем ачып бирә. Ял итү өчен монда да бөтен шартлар булдырылган. Балалар өчен төрле уеннар бар, аттракционнар эшли. Беренчеләре бушка булса, икенчеләренең бәясе 100 сумнан 200 сумга кадәр. Гаилә белән велосипед, веломобиль, роликта йөрергә дә була. Ролик алып тору ̶ 150, велосипедны арендалау ̶ 200, 4 урынлы веломобильны бер сәгатькә алу 500 сум. Яр буенда шулай ук кибетләр, кафелар эшли.

Йөзәсең килсә...


Җәйнең яртысы инде үтеп китте, ә су коенырлык көн һаман булмады. Ә йөзәсе килә... Казанда бу проблемадан чыгу юлын табып була: шәһәр халкы һәм кунаклары өчен ике аквапарк эшли. «Ривьера» аквапаркы ачык һава астында да, бина эчендә дә урнашкан. Ул Россиядә − иң зур, ә Европада аквапарклар арасында иң зурларның берсе дип санала. 50 дән артык төрле аттракцион арасында һәркем үзенә ошаганын таба ала. Аквапарк билеты белән СПА зонасына да кереп була: аңа финн саунасы, төрки мунча, джакузи һәм массаж керә. Аквапарк территориясендә җәйге пляж, зоопарк, кинотеатр һәм ресторан бар. Бирегә эш һәм якшәмбе көннәрендә көн буена керү бәясе зурлар өчен 1650, балалар өчен (5-12 яшь) 1250 сум. Дүрт сәгать йөзү өчен зурлар ̶ 1400, балалар 1000 сум түләргә тиеш. Ике сәгатькә керү бәясе зурларга ̶ 850, кечкенәләргә 650 сум. Шимбә көнне бәяләр һәр категория өчен дә 250 сумга артканын белеп торыгыз. Йөзеп чыккач, өйгә кайтырга ашыкмасагыз, күптән түгел генә аквапарк янында төзелгән Күзәтү боҗрасына утыра аласыз. Аквапаркка кергән көнне боҗрага утыру 50% ташлама белән тәкъдим ителә. Моның өчен аквапаркта бирелгән чекны югалтмаска кирәк.

Казанның икенче аквапаркы «Барионикс» «FUN 24» аттракционнар паркында урнашкан. Әлеге аквапарк беренчесе кебек үк популяр булмаса да, моннан да кеше бер дә өзелми. «Барионикс»ка эш һәм якшәмбе көннәрендә көн буена керү бәясе зурлар өчен 1150, балалар (18 яшькә кадәр) өчен 850 сум. Ә ике сәгать йөзгән өчен зурларга 700, балаларга 500 сум түләтәләр.

Бөтен кайгыларың онытыла


"Кырлай" паркы сайтыннан vk.com/kirlai

Аттракционнар паркы ̶ балалар белән ял итү өчен менә дигән урын. Кереп утырасың да, бөтен кайгыларың онытыла. Казанда иң популяр аттракцион парклары булып «Кырлай» һәм « FUN 24» санала.

Дистәләгән еллык тарихы булган «Кырлай» паркында аттракционнар күп. Парк өч өлешкә бүленгән: экстрим, гаилә өчен һәм балалар өчен. Шуңа күрә биредә һәркем үзенә ошаган аттракционны таба ала. Җитмәсә, тирә-юнь гел яшеллек. «Кырлай»ның тагын бер өстенлекле ягы: ышанычлылык. Паркта һәрдаим ремонт эшләре уздырылып, җиһазлар тикшерелеп тора. Биредә иң арзанлы билет ̶ 80, иң кыйммәтлесе 550 сум тора. Күзәтү боҗрасы бу паркта да бар. Әмма «Ривьера» янында урнашкан боҗрага караганда «Кырлай»ныкы тизрәк әйләнеп чыга. Тик бу күзәтү боҗрасыннан ачылган күренеш «Ривьера»ныкыннан матуррак, дип белдерә туристлар.

FUN24 cайтыннан vk.com/fun24

«FUN 24» бина эчендә урнашкан. Әмма бу күңел ачу паркына бернинди дә чикләр куймый. Ул ниндидер мәгънәдә «Кырлай»дан өстенрәк тә әле. Чөнки « FUN 24» ел дәвамында туктамый эшли һәм анда һәр аттракционга аерым билет алырга кирәкми. Кергәндә түлисең дә ̶ бетте-китте. Билет бәясе атнаның нинди көне һәм көннең кайсы вакыты булуына карап 290 сумнан 800 сумга кадәр тора. Паркта гади компьютер уеннарын уйнаудан башлап роликта йөрүгә хәтле булдыра аласыз.

Шәһәр үзәгендә ̶ авыл


"Туган авылым" комплексы сайтыннан vk.com/tuganavilim

Казанда чакта авыл сагындырса, кайтып китмәсәгез дә була. Чөнки башкаланың үзендә дә авыл атмосферасын тоярга була. «Туган авылым» күңел ачу комплексы һәм Иске Татар бистәсе ̶ шундый урыннар.

2005 нче елда төзелгән «Туган авылым» күңел ачу комплексы зур мәйдан алып тора. Капкадан килеп керүгә, кунаклар алдында агач өйләрдән генә торган чын татар авылы ачыла. Һәр йорт янында татар авылларына хас эскәмбияләр тора, тирә-юньдә чәчәкләр үсә, агачлар күп. «Авыл» уртасында ясалма күл дә бар. Агач йортлар эчендә бильярд, боулинг уйнарга, шашлык, коймак һәм тәбикмәк ашарга була. Комплекста шулай ук ресторан, балалар кафесы эшли. Балалар өчен уен мәйданчыклары да бар. Килгән һәр кунак үзен чүлмәкче буларак сыный, уктан атып карый ала. Комплекска керү ирекле. Калган хезмәтләр өчен, билгеле инде, акча түләргә кирәк.

Иске Татар бистәсе үзе бер бөтен район булып санала. Аның территориясендә Казанның XVIII - XX гасыр башы тарихы һәм мәдәниятына караган 75 һәйкәл урын алган. Сәүдәгәр йортлары ̶ бистәнең иң игътибарны җәлеп итә торган объектлары. Алар реставрациядән соң тагын да матурланып китте. Казанның иң борынгы мәчете Мәрҗәнине, шулай ук Апанай, Борнай мәчетләрен күрергә киңәш итәбез. Әҗем мәчете исә аерым игътибарга лаек. Ул Казанның иң матур гыйбадәтханәләрнең берсе булып санала. Бистәдә сәяхәт иткәндә, татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнергә, милли ризыклардан авыз итәргә, хәләл ашамлыклар, милли киемнәр сатып алырга да була. Акчагыз гына җитсен!

Модада булмаса да


Чәкчәк музее сайтыннан vk.com/chakchakmuzeino

Казан − музейлар шәһәре. Башкалада ниндие генә юк аның. Хәзер музейларга йөрү модада саналмый. Тик эзләсәң алар арасында да кызыклары бар икән!

Мәсәлән, Париж Коммунасы урамында урнашкан Чәк-чәк музее. Биредә татар халкының милли ризыклары турында интерактив формада сөйлиләр. Интернеттагы мәгълүматка ышансаң, музейга килүчеләрне мәтрүшкәле чәй, кош теле, бавырсак һәм чәк-чәк белән сыйлыйлар икән. Кунакларга чәк-чәк әзерләү серләрен дә өйрәтәләр. Музейда төрле халыкларның милли киемнәре белән дә танышып була. Ул киемнәрдә фотога төшәргә дә рөхсәт ителә.

Икенче кызыклы музей − Бәхетле балачак музее. Бу урында тулысынча совет заманы хөкем сөрә. Ул аеруча да балачаклары 70-90 нчы елларга туры килгән кешеләргә кызык булачак. Тик яшьләр дә моңаеп йөрмәскә тиеш. Әти-әниләренең балачаклары аларныкыннан нәрсәсәләр белән аерыла икән? Музейның беренче катында совет мәктәбенең сыйныф бүлмәсе урын алган. Бүлмәдә шул заманның агач парталары һәм мәктәп портфельләре бар. Шулай ук биредә глобус, барабаннар, танылган кешеләрнең сыннары, картиналар һәм башка совет чоры мәктәп кирәк-яракларын күрергә була. Икенче катта ике зал: шул заман уенчыклары һәм техникасы җыелган заллар урнашкан. Хәзерге вакытта музейда меңгә якын экспонат бар, ләкин алар «бәхетле балачак» артефактларның бер өлеше генә икән.



Быел гыйнвар аенда ачылган "Шәһәр панорамасы" күргәзмә-тамаша комплексын шулай ук Казанда булган һәр кеше күрергә тиеш! Ни өчендер бу комплексның ачылуы һәм, гомумән, барлыгы турында бик аз кеше белә. Биредә Казанның нигез салыну чорыннан башлап, хәзерге көндәге тормышына кадәр мавыктыргыч сәяхәт ясарга мөмкин. Сәяхәт ясарга мультимедияле экспонатлар, макетлар, проекцияле тамашалар, анимацияләр, виртуаль һәм чынбарлык өстәлгән технологияле җайланмалар ярдәм итә. 4 этажлы бинаның һәр катында аерым бер тематика билгеләнгән. Мәсәлән, 2 катта урнашкан 2,5 метрдан югарырак һәм озынлыгы 8 метр булган экранда кош оча торган биеклектән Казанны карап була. 3D джойстиктан файдаланып һәм күренеш юнәлешен сайлап, тамашачы шәһәр өстеннән «оча». Яңа ракурста Казан урамнарын, тарихи объектларны, торак йортларны карау − бик кызыклы шөгыль. Комплекс Дзержинский урамында урнашкан. Билет бәясе зурлар өчен 500, студентлар, пенсионерлар һәм мәктәп укучылары өчен 250 сум. Инвалидлар, хәрбиләр, Бөек Ватан сугышы катнашучылары һәм 7 яшькә кадәрге балалар бушка кертелә.



Аяк кына чыдасын



Башкала паркларның күплеге белән дә мактана ала. Аларны урап чыгарга аягың гына чыдасын! 2015 нче ел «Парк һәм скверлар елы» булгач, Казан паркларының һәрберсендә диярлек ремонт узды. Шуңа күрә кайсына гына барсагыз да үкенмәссез. Казанлылар арасында уздырылган бер сораштыруда иң популяр парк дип Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы танылган. Бездә сезгә әлеге паркны барып күрергә тәкъдим итәбез. Үзенең үзәктә урнашуы белән дә өстенлекле ул. Горький паркында чын тиеннәрне күреп кенә түгел, ашатып та була. Шулай ук бу парк үзенең җырлый һәм төсле утлар белән яна торган фонтаны белән дә дан тота. Кызу көннәрдә әлеге фонтан күп балаларга су буен алыштыра.

Аяклар чыдамаса...


Ә паркларда йөри-йөри аякларын арыткан кешеләр өчен Казанда тәгәрмәчле экскурсион турлар эшли. Казанда еш булган кешеләрнең ике катлы кызыл автобусларны күргәне бардыр. Нәкъ менә аларга утырып шәһәр буйлап экскурсиягә чыгарга мөмкин дә инде. Кызыл автобуслар көн саен «Тукай мәйданы» метростанциясе янында туристларны көтә. Бер сәгать дәвам иткән 15 километрлы бу экскурсиянең 10 «станциясе» бар һәм ул шәһәрнең тарихи өлешен тулаем үз эченә ала. Автобуслар 30 минутлык интервал белән йөри. Һәрберсе мәгълүматны 9 телдә: рус, татар, инглиз, испан, немец, француз, кытай, төрек, гарәп телләрендә игълан итә торган махсус аудиосистема белән тулыландырылган. Бер тапкыр гына кулланыла торган махсус наушникларны утырганда бирәләр. Билет, ничә тапкыр утырып йөрүеңә карамастан, 48 сәгать буе үз көчендә кала! Аның бәясе зурлар өчен (16-59 яшь) 900, балалар (5-15 яшь), пенсионерлар (60+), студентлар өчен 800 сум. Бөек Ватан сугышы катнашучылары, 1 нче төркем инвалидлар, журналистлар (таныклык күрсәтеп), балалар (0-5 яшь) автобуста бушка йөри ала.

Тагын бер тәгәрмәчле экскурсион тур дип арендага алып була торган велосипедларны әйтергә була. Алар Казан үзәгендә адым саен диярлек. Хәзерге көндә җиде велостанция һәм 180 велосипед тәкъдим ителгән. Бу хезмәт «үз-үзеңә хезмәт күрсәтү» режимында эшли. Аның белән куллану өчен 16 яшь тулган булу һәм алдан абонементка язылып кую кирәк. Ә эш болай бара: син җиде станциянең берсенә киләсең, махсус тактада абонементың ярдәмендә теркәлү узасың, велосипед аласың, йөрисең, аннары үзеңә иң якын булган икенче велостанциядә велосипедны калдырасың. Бетте! Гади дә, уңайлы да.

Кошлар кебек

Фото: kremlin.ru

Казанда шәһәрне астан гына түгел, кош очышы биеклегеннән күрү мөмкинлеге дә тудырылган. Карау мәйданчыкларында үзегезне кошлар итеп хис итәргә генә түгел, ә шәп фотолар төшәргә дә мөмкин. Башкалада алар берничә:

«Ривьера» отеленең карау мәйданчыгы шәһәрдә иң биеге булып санала. Ул якынча 100 метр! Карау мәйданчыгында 15 минуттан артык торырга ярамый. Зурлар өчен билет бәясе 150, кечкенәләр өчен 80 сум.

Карау мәйданчыклары арасында «Казан» гаилә үзәгенеке − иң популяры. Моннан шәһәрнең теләсә нинди ягын да карап була. Әлеге мәйданчыкка менү − 100 сум.

grandhotelkazan.ru

«Казан Гранд Отель» вертолет мәйданчыгын шулай ук карау мәйданчыгы дип атап була. Ул 19 нчы катта урнашкан. Бу карау мәйданчыгына яхшы һава шартлары булганда гына кертәләр. Бәясе 300 (!) сум. Җиде яшькә кадәрге балаларга керү ирекле.

Бауман урамында урнашкан Богоявленский соборының шулай ук карау мәйданчыгы бар. Анда балалар белән менү авыррак. Озынлыгы − 74 метр. Бәясе һәркем өчен дә 100 сум.

Интертаттан көн тәртибе

Бу язманы карап чыкканнан соң тәмам буталып беткәннәр өчен Intertat.ru Казанда узачак бер көн тәртибен тәкъдим итә:

8:00 − әгәр дә сез Казан Кремле яныннан ерактарак булсагыз, анда соңрак барырсыз. Иң элек метрода «Кремль» станциясенә кадәр киләсе булачак. Тик юл күңелсез үтмәс, чөнки Казан метросы бизәлешенең берәүне дә битараф калдырганы юк әле. Чыгып китәр алдыннан су керү костюмнарын алырга онытмагыз!

8:30 − Казан Кремленә керү.

10:30 − Кремльдән соң юлыбызны яр буена таба тотабыз. Биредә тынычлык һәм матурлыктан ләззәт алабыз. Казанка буенда фотога төшәбез.

11:30 − Бауман урамына таба атлыйбыз. Андагы төрле һәйкәлләр белән фотога төшәбез, кибетләргә керәбез, ашап алабыз. Исегездә булса, ашау урыннары турында язма башында мәгълүмат бар.

13:30 − хәзер «Тукай мәйданы» тукталышыннан 54 нче номерлы автобуска утырып, «Сибгат Хәким» тукталышына кадәр барабыз. Юлда сезнең хозурыгызга «Миллениум» күпере ачылачак. Тукталыштан «Ривьера» аквапаркына керәбез һәм рәхәтләнеп күңел ачабыз!

16:00 − «Сибгат Хәким» тукталышыннан 75 нче номерлы автобуска утырып, «Яшьләр үзәге» тукталышына кадәр барабыз. Безнең хозурыбызга «Казан» гаилә үзәге территориясе һәм «Кырлай» ял паркы ачыла. Җаныгыз кайсына тели, шунысына бара аласыз.

18:30 − Метрода «Кәҗә бистәсе» станциясеннән «Тукай мәйданы»на кайтабыз. Биредә «Кольцо» сәүдә үзәгендә яки Бауман урамындагы берәр кафеда кичке ашны ашыйбыз.

20:00 − көннең калган вакытын «Меңъеллык парк»ында яки Камал театры территориясендә уздырабыз.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев