Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда үтерелгән Африка студентының иң якын дусты: "Махджубның соңгы сәгатендә бергә идек"

Казан федераль университетының юридик факультетында белем алган Чад Республикасы гражданины Махджуб Тиджани Хәсәннең үтерелүе бөтен республиканы тетрәтте. Дуслары әле дә көләч йөзле һәм шат күңелле егетнең үз араларыннан киткәненә ышанып бетә алмый.


Фаҗига булган көнне Махджуб дуслары белән очрашкан. Алар күңел ачканнар, әмма кайтканда юлда аны үлем сагалаган.


- Без аның белән иң якын дуслар идек, - дип сүзен башлады Махджуб белән Чад Республикасыннан укырга килгән Йосыф Муса. - Махджуб фаҗигага очрыйсы көнне без дуслар белән җыелган идек, соңрак ул безне озатып куйды. Китәр алдыннан кайгырыр өчен сәбәп күрмәдем, ул, һәрвакыттагыча, көләч иде, безнең белән шаяртты. Кызганыч, ул көнне аңа берничек тә ярдәм күрсәтә алмадым.


Махджуб белән төшкән фото астына Йосыф Муса "Иннә лилләһи вә иннә иләйһираҗигун" дип язып куйган


"Укырга сирәк йөри иде"


24 яшьлек Махджуб Хәсән Казан федераль университетының юридик факультетында белем алган. Төркемдәшләре сүзләренә караганда, ул дәресләрне күп калдырган, әмма бу чит ил студентларына хас сыйфат, ди төркемнең старостасы Денис Әхмәтов. "Без төркемдәшебез белән якыннан ук таныш түгел дисәк була, ул безнең белән бары тик уку темаларына гына аралаша иде. Махджубта беркем дә сәер булган гамәлләрне сизмәде. Барысы да көтелмәгәндә булды. Шәһәрдә чит ил кешеләрен өнәп бетермәгән яңа төркем оешкан дип саныйм," - үз фикерен белдерде Денис.


Махджубның төркемдәше Валерия Сиденко егетнең аралашучан, елмаючан булуын әйтте. "Беренче чиратта төркемдәшемнең һәрвакытта да исәнләшеп йөрүен, холкының уңай булуын билгеләп үтәсем килә. Күбрәк ул үз иленнән килгән студентлар белән аралаша иде," - ди Валерия.


Төркемдә ике Африка укучысы укыган: Махджуб һәм Йосыф. Узган ел алар өчәү булганнар, әмма укуга салкын караш аркасында берсе курстан төшеп калган.


Туган ягына кайтып әнисенә булышу хыялы тормышка ашмый кала...


Һәр кешенең тормышында авыр вакытлар була. Махджубның тормышында иң зур сынау - чит илгә китеп белем алу була. Һәркемнең әти-әнисе баласын туган нигездән очыргач сагышка чума, ә Махджубның әти-әнисенә тагын да авыррак: чит илдән тиз генә кайтып та, күрешеп тә булмаячагын аңлыйлар. Әмма егетнең иң зур теләге укуны тәмамлап, үз илендә эшкә урнашу булгач, әти-әнисе каршы килмәгән.


- Махджуб әти-әнисенә булышырга теләвен гел әйтеп килде. Аны Африкада зур гаилә көтеп торды, апа-сеңелләре, абый-энекәшләре күп иде, шуңа да кайткач ук эшкә керү максатын куйган иде үзенә, - дип сөйләде Йосыф Муса.

Реклама


Әмма егетнең дә, әти-әнисенең дә хыяллары чынга ашмый... 24 яшьлек Махджубны салкын февраль кичендә Казанның Гадел Кутуй урамында кыйнап үтерәләр.


- Казанны бик ярата иде. Ул хәтта шәһәрдә укуны тәмамлагач та калырга риза иде, әмма без туган ягыбызга кайтырга тиешбез, - диде Йосыф.

Үтерүчеләр билгеле

Үтерүчеләрне эзләү ярты ай чамасы бара. 7 март көнне полиция хезмәткәрләре Чад Республикасы гражданинын үтерүчеләрнең исемнәрен атады. Алар Руслан Архипов (үз фамилиясе Хаялиев) һәм Роман Хәлилов. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлек тикшерүчесе Игорь Золотов әйтүенчә, алар гаепләрен таныган. Тикшерү барышында кулга алынучылар Африка студентын национал-социалистик идея нигезендә үтерергә карар кылуларын әйткәннәр. Шикләнүчеләрнең берсе, җинаятьне аңлап эшләгәнен әйткән. Әгәр пистолеты булса, сәүдә үзәгенә барып, барлык ак тәнле булмаганнарга һөҗүм итү турында нияте барлыгын әйткән.

16 февральдә Хәлилов 21 сәгатьтә Архипов белән Гадел Кутуй урамында урнашкан тулай торак янында очрашырга сүз куя. Кара тәнле егетне күргәч, артыннан ияреп баралар, әмма студент аларны күреп ала. Җинаятьчеләрнең берсе аның башына суга, студент егылгач, аңа күпсанлы тән җәрәхәтләре ясый.


Роман Халилов кулга алынганда йөзен каплаган иде


Руслан Архипов йөзен яшерми һәм үтергәне өчен үкенми


Тикшерү эксперименты вакытында Руслан Архипов Махджубны ничек үтерүен күрсәтә

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев