Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда батырларча һәлак булган Эдуард Илларионов белән хушлашалар

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсенең манеж бинасында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы федераль хезмәте 35 нче махсус идарәсенең 3 нче махсус янгын-коткару каравыл җитәкчесе, эчке эшләр капитаны дары заводындагы янгын вакытында батырларча һәлак булган Эдуард Илларионов белән хушлашу уза.

Искәртеп үтик, Казанда дары заводында чыккан янгынны сүндерүгә беренче булып Эдуард Илларионов расчеты килеп җитә. Ул беренче булып янгын сүндерүгә керешә. Шартлау нәтиҗәсендә Эдуард Илларионов җәрәхәт ала һәм ашыгыч ярдәм машинасында аның гомере өзелә.

Разведкага кадәр ул үз кул астындагыларга йөкләмәләр биреп өлгергән. Шуның нәтиҗәсендә янгын сүндерүдә нәтиҗәле эш башкарыла, гадәттән тыш хәл янгын-коткару хезмәткәрләре, заводтагыларның күпләп җәрәхәт алуларына һәм үлеменә китерми.

Эдуард Илларионов 1980 елның 15 февралендә туган. Ул бары 37 ел яшәп кала. Россия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча Эдуард Илларионов үлгәннән соң Россия Федерациясенең дәүләт бүләге - «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.



Ул шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Күрсәткән хезмәт өчен» күкрәк билгесе, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Маршал Василий Чуйков» истәлек медале, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Янгындагы батырлыгы өчен» медале, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Хезмәттәге уңышлары өчен» III дәрәҗә медале, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Хезмәттәге уңышлары өчен» II дәрәҗә медале белән бүләкләнгән.

Эчке эшләр капитаны Эдуард Илларионов үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителә.

Александр ЕЛИСЕЕВ
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев