Саба ТВ

Казан сәүдә үзәгендә ир-ат QR-код күрсәтүне сораган каравылчыны пычак белән яралаган

Зыян күргән 62 яшьлек ир-атны хастаханәгә озатканнар, һөҗүм итүче тоткарланган.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Казан сәүдә үзәгенә килгән ир-ат  QR-код күрсәтүен сораган каравылчыга пычак белән һөҗүм иткәнлеге турында мәгълүмат пәйда булды.

«Татар-информ»га ир-атның тоткарлануы турындагы мәгълүматны ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар.

Бүген кичке сәгать дүртләр тирәсендә Коләхмәтов урамындагы «Уңыш» сәүдә үзәгеннән чакыру булган. Россия гвардиячеләре 48 яшьлек һөҗүмчене тоткарлый алган. Аны «Мәскәү» полиция бүлегенә илтәләр. Зыян күргән 62 яшьлек ирне хастаханәгә озатканнар.

Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: