Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан Сабан туена килегез! (ПРОГРАММА, ТРАНСПОРТ ХӘРӘКӘТЕ)

Иртәгә Казанда - Сабан туе. Милли бәйрәм ике мәйданчыкта үтәчәк. Казанлыларны һәм башкала кунакларын Мирный бистәсе Каенлыгында һәм «Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә көтеп калалар. Аларның куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен бөтен кирәкле хезмәтләр җәлеп ителә. Бу көнне янгын сүндерү, гадәттән тыш хәлләр, Роспотребнадзор, полиция, медицина хезмәткәрләре кизү торачак. Мирный...

Иртәгә Казанда - Сабан туе. Милли бәйрәм ике мәйданчыкта үтәчәк. Казанлыларны һәм башкала кунакларын Мирный бистәсе Каенлыгында һәм «Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә көтеп калалар. Аларның куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен бөтен кирәкле хезмәтләр җәлеп ителә. Бу көнне янгын сүндерү, гадәттән тыш хәлләр, Роспотребнадзор, полиция, медицина хезмәткәрләре кизү торачак.

Мирный бистәсе Каенлыгында бәйрәм чаралары сәгать 10.00дә старт ала. 11.00дә төп мәйданда татар халкы традицияләрен күрсәткән театральләштерелгән тамаша башлана. Аннан мәйданга көрәшчеләр чыга. Бил алышуда республика буенча җыелган батырлар катнаша. Җиңүчеләр алты категория буенча ачыкланачак. Турнирның абсолют батырын тәкә һәм автомобиль көтә. Сабантуй мәйданында гер күтәрү, колгага менү, аркан тартышу, бүрәнәдә йөрү, чүлмәк вату, сулы чиләк күтәреп йөгерү, катыктан тәңкә эзләү ярышлары, капчык киеп узышу, капчык сугышы оештырылачак. Сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары һәм Татарстанның сәнгать осталары концертын карап булачак. Бәйрәмнең кечкенә кунаклары да игътибарсыз калмас. Алар өчен балалар мәйданчыгы оештырыла. Сабыйлар да күп ярышларда катнашып, бүләк ота алачак.

Урман паркы зонасындагы территориядә татар халкының көнкүрешен чагылдырган авыл утарлары корылачак. Андагы күңел ачу чаралары, спорт мәйданчыкларын район­нардан килгән үзешчәннәр оештыра.
17.30да бәйрәм «Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә дәвам итә. 18.00дә башланачак ат чабышларыннан кала, биредә татар эстрадасы җырчылары катнашында концерт куелачак. Кунаклар өчен махсус фотозона эшләр дип көтелә. Моннан тыш, сәүдә нокталары, җәйге кафе эшләячәк.

Бәйрәмгә ничек барасы?

Бәйрәмгә баручылар өчен аерым транспорт булдыру каралган. Автобуслар «39нчы квартал», «10нчы микро­район», «Җиңү проспекты» метро станциясе», «Филармониянең концертлар залы», «Оренбург тракты урамы», «Глазунов урамы» тукталышларыннан китәчәк. Алар бәйрәм тәмамланганчы йөриячәк. Юл йөрү бәясе шәһәр эчендәге маршрутлардагы кебек булачак.


Транспорт хәрәкәте чикләнә

Сабан туе уңаеннан транспорт хәрәкәте һәм шәһәр урамнарындагы машина кую урыннары чикләнәчәк. Бәйрәм чараларын оештыручылар җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итә.
Сәгать 06.00дән 17.00гә кадәр Оренбург трактыннан Мирный бистәсе Каенлыгына таба автомобиль юлында бер яклы хәрәкәт оештырыла. Ферма шоссесы буйлап җәяүлеләр өчен юл ачыла. Яңа Дәүләки урамыннан Гареев урамына кадәрге өлештә, шулай ук Ферма шоссесы урамындагы парковкаларда машина кую урыннары чикләнә.

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев