Саба дулкыннары

Казан кызы авылга кайткан

- Казан кызы икәнлегемне беләләр дә, нигә авылга кайттың, диләр. Авыл кызларының шәһәргә киткәненә берәү дә аптырамый. Ни өчен кайттыммы? Балаларга уңайлы булсын өчен. Казанда да яшәргә рәхәт түгел. Бу гаиләгә авыр, булышыйк әле, дип тормыйлар. Икебез дә - ветеринар, сайлаган һөнәребез авыл белән бәйле, безнең кайтуга нигә шулай аптырарга?...

Рәхәттән кайтмадык

Моннан берничә ай элек Лаеш районының Кече Елга авылында җиде авылга хез­мәт күрсәтә торган ветеринария пункты ачканнар иде. Аның янәшәсендә хезмәткәр­ләр өчен торак йорт та төзе­гән­нәр. Бу - пилот проект буларак сафка баскан бердән­бер үзәк әлегә. Менә шушы беренче йортка ветеринар белгечлеге алган Казан кызы кайтып эшли башлады дигәч, без дә кызыксынып куйдык. Айгөл Кече Елга авылы өчен үз кеше булып чыкты. Шушы авыл егете Илнур белән гаилә корып, инде өч бала үстерәләр. Олы кызлары Кече Елга мәктәбенә йөри.


- Казанда эш табу бер дә җиңел түгел. Уйладык та авылга кайтырга булдык. Балалар өчен бакчасы да бар, мәктәбе дә, - ди Айгөл. - Тик әлегә мөгезле эре терлекләр янына керергә бераз шүр­ләтә. Чакыруларга Илнур йө­рергә тырыша. Бергәләп тә баргалыйбыз. Миңа күбрәк документ эшләрен башкарырга туры килә. Авыл җире дигәч тә, гел мөгезле эре терлек кенә түгел, биредә дә эте-мәчесе бар. Авыл Казанга якын булгач, шәһәрдәгеләр кайтып урнашты, бакча тотучылар да бар. Икебезгә дә эш җитәрлек. Хәзер бит авылларда сыер бик асрамыйлар. Кәҗәгә күчеп баралар. Элеккеге кебек терлек саны күп дип булмый. Эштән кем ку­рыккан?! Шушындый йорт биргәндә ник шәһәрдә ятарга әле, бер дә үкенмим.


Айгөл ветеринарлар өчен төзелгән өй белән таныштырып алды. Иркен залы, ике йокы бүлмәсе, кухнясы, ванна-туалеты. Йортта бөтен уңайлыклар бар. Хәтта җиһазларга кадәр бүләк ит­кәннәр. Нәбиуллиннар йорт өчен коммуналь чыгымнарны гына түли. Йортны исә хезмәт килешүе нигезендә биргәннәр.
- Безгә биредә бик ошый. Казанда эшләп кайттык инде, беләбез ни икәнен. Эшләгән өчен тиешле акчаны алмаган чаклар да булды, - дип сүзгә кушыла гаилә башлыгы Илнур.


- Балаларны урнаштырыр өчен бакчага эшкә ке­рер­гә мәҗбүр булдым, гаилә­не туендырыйм дип, Илнур төзелештә эшләде. Һөнәрең була торып, гомер буена башка эштә йөрү дә дөрес түгел. Авылга белгечләр ки­рәк, кайтыгыз, шартлар тудырабыз дип торганда, кайтырга булдык, - ди Айгөл.


- Казанда тотрыклылык юк, эшләгән акчаңның кулга керәсен белмисең, - дип сү­зен дәвам итте Илнур. - Монда күпме, кайчан хезмәт хакы аласыңны беләсең.

Эш бар

Авылга ничек кайтканнармы? Колхозда эш бар, кайтырга җыенмыйсызмы, дип туганнары әйткән. Бу вакытта Илнурның читтән торып укып, диплом алган вакыты була. Уртак фикергә килеп, кайтырга тәвәк­кәл­лиләр. Илнурның тырыш бел­геч икәнлеген күреп, дәүләт ветеринария идарә­сенә эшкә чакыралар.


- Каршы килмәдем. Ризалаштым. Хәзер җиде авыл­га хезмәт күрсәтәбез, - ди Илнур. - Эшкә кайтканда минем бернинди дә тәҗ­рибәм юк иде. Өйрәндем. Авырлыгын тоймыйм, яратып эшлим. Әй­дә­гез, пункт­ны да күрсәтик әле, нинди шартларда эш­ләгәнебезне дә күрегез.


Йорт янәшәсендә урнашкан ветеринария пунк­тына кердек. Икесенең арасы 10-15 метр чамасы гына. "Юлда йөргән өчен түләргә кирәкми хәзер, кайвакыт өскә дә киеп тормыйбыз, - дип көлә Ай­гөл. - Эш белән йортның янә­шәдә булуы шулкадәр рәхәт".


Ветеринария пункты да берничә бүлмәдән тора. Һәр­берсе җиһазлан­дырыл­ган. "Менә монысы - Рафаэль абый бүлмәсе. Моңа кадәр авылларда сыер качыру (орлыкландыру) белән проблема иде. Рафаэль абый осеменатор булып эшли башлагач, бу мәсьәлә дә хәл ителде", - ди Илнур.

Егерме ел элек кирәк иде

Биредә өч кеше эшли булып чыкты. Мондый биналар егерме ел элек кирәк иде шул, дип каршы алды безне Рафаэль Вәлиев. Элек мал табибларына хөрмәт булмады, хәтта сумканы куярга урын да юк иде, дип үткәннәрне исенә төшереп алды. Бозылмасын дип, ветеринарлар даруларны үз йортларының идән астында сакларга мәҗ­бүр булганнар. Озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән кеше буларак, аның башыннан төр­ле­се узган. Кол­хозларның таралу, бел­гечләрнең башка тармакка китү елларын да кичергән. Бүген авыл хуҗа­лыгында белгечләр булма­вының сәбә­бе совет чорларына ук тоташа, дип үз фикерен дә белдереп алды. Ул вакытта мал табибларын өстән кушкан боерык белән эш­ләт­кәннәр. Баш саны кимү, үлү очраклары булганда, белгечләрнең хез­мәт хакларын тотып калганнар. Менә шул вакытта мал табиблары эштән китә башлаган да инде.


- Авыл хуҗалыгына игътибар булмаса, җимерелеп беткән фермага, акча түлә­ми торган колхозга бер белгеч­нең дә кайтасы килми, - ди Рафаэль абый. - Белгеч мөмкинлек ту­дыр­саң гына кайта. Үземнән чыгып әйтәм: диплом алган кешенең башта үз һөнәре буенча эшлисе килә. Күңе­лен кайтарасың икән, ул башка тармакка китә. Яшь­ләре­без­нең күңе­лен сүрел­дермә­сен­нәр, игътибарны тагын да арттырсыннар иде. Айгөл бе­лән Илнур өчен бик сөенәм. Мондый яхшы мөмкинлектән башка яшь гаиләләр дә файдалана алсын иде.

http://www.vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: