Саба дулкыннары

Кайда үстерергә: тартмадамы, ...йомырка кабыгындамы?

Бакчачылыкка махсуслашкан кибеткә керсәң, рассада үстерүгә тәгаенләнгән савытларның төрлелеге хәйран калдыра. Эреле-ваклы пластик кассеталар, торф чүлмәкчекләре һәм төймәләре, ә савыт-лотокларның ниндие генә юк! Барысы да эшкә яраклы, тик бәяләре генә "тешкә тия".

Әбиләребез яратып кулланган гап-гади тактадан ясалган тирән, шактый киң тартмалар, балчык тутыргач күтәреп йөртергә авыр булсалар да, модадан чыкмас иде, мөгаен. Тик алар сатуда юк, әмма борыс- такталарны кадаклап, үзең ясап кую әлләни авыр түгел. Шәхсән үзем, Плюшкин сыман кыланып, токмачтан, соктан, торттан, сөт ризыкларыннан бушаган барлык төр савытларны, бер кулланылышлы стаканнарны ел дәвамында гараждагы капчыкларга җыеп барам. Рассада үстергәндә һәркайсының кирәге чыга.

Сүз дә юк, һәртөрле савытның уңай һәм кимчелекле яклары бар. Әйтик, агач, пластик, пенопласт тартмаларны аслыкка урнаштырып, аңа күпсанлы, хәтта берничә төрле орлыкны берьюлы чәчеп була. Үсемлекләр тишелә башлагач, тартманы кояшка каратып борып куярга, рассаданы исән-имин килеш бакчага алып барырга җайлы. Томат, борыч, чәчәк үсентеләрем тишелеп, чын яфраклар чыгаргач, тамырларын зарарламыйча, лотоктан сак кына "чокып" алып, төбе берничә җирдән тишелгән ярты литрлы сыра стаканнарына, сөт шешәсен урталай кисеп ясалган пластик савытларга, соктан бушаган капларга берәмләп күчереп утыртам. Аларны җиләк-җимештән бушаган зур пластик яки фанерадан ясалган тартмаларга (боларын азык-төлек кибетләре һәм базарлар чүплеккә чыгарып ташлый) тезеп барам, үсентенең сорты, культурасы язылган ярлыкны шуның тышына ябыштырып куям. Токмачтан, торттан, кекс, пирожныйлардан бушаган тирән пластик савытлар суган, сельдерей, фенхель, кайбер чәчәк орлыклары чәчәргә кулай. Аларны бакчага пикировкасыз гына чыгарабыз. Күп мәртәбә кулланылышлы, аскуймалы, 8-36 оячыклы, төбе тишекле, нык пластиктан ясалган кассеталарым баклажан чәчеп үстерү, пикировкалап борыч, томат күчерү өчен кулай. Аларның бик юка материалдан ясалганнары күчереп йөртергә яраксыз, әмма апрельдә теплица эченә урнаштырып, тиз арада кабак, кабакчык, патиссон, кыяр, кәбестә, чәчәк рассадасы үстереп алырга җайлы. Вакытына күрә төбе тишек кисмәк, иске ләгән, төпсез чиләкләр дә, судан, майдан бушаган 1, 5, 3,5 литрлы пластик савытлар да эшкә җигелә, бакчада уңыш үстерү өчен кулланыла.

Бакчачылык белән шө-гыльләнә башлаган елларымда ярты литрлы, аннан кечерәк торф стаканчыкларын яратып куллана идем. Аларда үсемлек рәхәтләнеп сулый, түтәлгә савыты-ние белән утыртканга күрә үсемлек бик тиз тернәкләнеп китә иде. Соңгы елларда мондый стаканнар җитештерүчеләрнең тәртибе бозылды: торфка караганда, җилемгә батырып катырылган картоны күбрәк. Җитмәсә, калдык чималдан ясалуга карамастан, бәясе хәттин ашкан кыйммәт.

Соңгы елларда торф төймәләре киң кулланыш таба башлады. Петуния, лобелия, сельдерей кебек бик вак орлыкларны чәчү өчен әйбәт алар. Аскуймага су салып, кабартып-"үстереп" алгач, туклыклы эремә сеңдерелгән, һава һәм су иркен йөри торган, үсемлек өчен уңайлы, бер дигән табигый савыт килеп чыга. Аларның кимчелекле ягы - тиз кипшенәләр, суны даими сибү сорала. Үсемлекне савыты-ние белән түтәлгә яки газонга күчереп утыртканда, төймәнең челтәрен кисеп алырга онытмаска кирәк. Мондый төймәне кыйммәтсенсәк, берничә катлы марлядан капчыклар тегеп, эченә биостимулятор сеңдерелгән торф тутырып, үзебез дә ясый алабыз.

Соңгы елларда газетаны берничә кат бөкләп, кырыен скрепка белән беркетеп, линолеум, ламинат астына салып калдырыла торган губкасыман юка синтетик материалны төреп, "әкәм-тө-кәм"-нәр ясап, хәтта гап-гади целлофан пакетны урталай катлап, шуның эченә ике кашык туфрак һәм орлык салып төреп, чәчү өчен җайланмалар ясаучылар бар. Кәбестәдән, кыярдан, майонездан бушаган пластик чиләкләр, сөттән, каймактан, йогурттан, сушидан бушаган кәгазь һәм пластик савытлар, эреле-ваклы тартмачыклар, йомырка салып йөртә торган катыргы контейнерлар, бәдрәф кәгазе уртасындагы катыргы, хәтта сыеклыгы агызып алынган йомырка кабыгы да, рәтен белеп кулланганда, орлык чәчү өчен ярап куя. Әйтик, соңгысы бакча җиләге орлыгы чәчеп үстерү өчен әйбәт. Бакчачылар уйлап табуга маһир халык бит алар, мин белмәгән тагын әллә нинди ысулларны кулланучылар бардыр әле, язсагыз, белем-тәҗрибәгез белән уртаклашсагыз иде.

Хәмидә ГАРИПОВА
Татарстан яшьләре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: