Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кайда гына йөрми, ниләр күрми ир-егеткәй белән ат башы...

Алыслардан гына күренә микән Агыйделкәйләрнең ак ташы? Кайда гына йөрми, ниләр күрми Ир-егеткәй белән ат башы...

Әлеге җырны тыңлаганда минем күз алдыма һәрчак үземнең әткәй — Садыйков Фатыйх Садыйк улы — килеп баса...

 
Әткәй 1911 елда Уфа өязенең Минзәлә вулысы Янурыс авылында туа. Аңа тормышның ачысын-төчесен бала чагыннан ук татый башларга туры килә. Әткәй малай вакытында Шәйдулла байда хезмәтче булып тора. Егет булып җитешкәч, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Фин сугышында катнаша. Ә инде Бөек Ватан сугышы башлангач, сугышның беренче көннәрендә үк — 26 июньдә — фронтка китә. Бөгелмәгә әтидән бераз соңрак килеп җиткән авылдашлары аңа өченче баласы туу хәбәрен китереп җиткерәләр, ләкин ир баламы, кызмы икәнлеген әйтә алмыйлар.
 
Әткәй Калининград фронтына эләгә. Начар коралланган совет сугышчыларының хәлләре шәптән булмый. Немецларның куәтле гаскәрләре бөтен җирне бомбага тотып, яндырып, һаман эчкәрәк үтә баралар. Әткәй хезмәт иткән часть чолганышта кала һәм әсирлеккә эләгә. Алга таба Латвиянең Даугавпилс шәһәрендә урнашкан фашист концлагерендагы авыр, газаплы көннәр башлана. Әткәй лагерьдагы тормыш турында сөйләргә яратмый иде. «Үлән тамырлары ашый идек, пычкы чүбе кушылган баланда бирәләр иде», — дип әйткәннәре хәтердә. Бу лагерьда аның белән бергә Сарман районының Түбән Ләшәү авылыннан Әхмәтов Котдус абый, Мортыштамактан Хөсәенов Махмурахман абый, Кәшердән Йосыф абый да газап чигә.
 
Менә әсирләрне хезмәтче итеп җирле алпавытларга тарата башлыйлар. Әткәйне дә бер байга билгелиләр.
 
Әткәйнең әлеге байда узган әсирлек чоры турында сөйләүне мин 1965 елда гаиләбезгә Латвиядән килеп төшкән хаттан башлап китәм. Ул хатны безгә Латвиянең Даугавпилс шәһәре янындагы Пейкстулишки авылыннан Филиппова Ирина Дмитриевна җибәргән иде. Әткәй үзе хезмәтче булып торган хуҗаларда адресын язып калдырган булган икән. «Ул бездә 5 ай булды, — диелгән иде хатта. — Исән-сау кайттымы-юкмы, хәбәр языгыз». Әткәйнең хуҗаларын бик мактап сөйләгәне бар иде инде. Хатны укыгач, ул бик көчле тетрәнү кичерде. Алга таба ике арада хат язышу, посылкалар салышу китте. Әткәйнең сөенече эченә сыймый иде. Бу кешеләр белән күрешергә хыяллана башлады. Әмма сәламәтлеге какшаган, ул елдан-ел ешрак авырый башлады. Ә 1983 елда әткәй бакый дөньяга күчте.
 
 
1986 елның язында безгә Латвиядән телеграмма килеп төште. «Хөрмәтле Хәниф Фатыйхович! Тиз рәвешле килеп җитегез! Дөнья хәлен белеп булмый, әнинең дә яше бар», — дип язган иде Ирина Дмитриевнаның кызы Фаина Маркеловна.
 
Хатыным Фәйрүзә белән озак уйлап тормадык, бер яшьлек улыбыз Рамилне алдык та Латвиягә очтык. Рига аэропортында безне Ирина Дмитриевнаның икенче кызы Кея һәм аның ире каршы алдылар. Үзләрендә кунак итеп, кичкә таба поезд белән Даугавпилс шәһәренә озаттылар. Барып төшүгә, каршыбызда Фаина белән ире басып тора иде. Алар безне әниләре янына алып киттеләр. Ирина Дмитриевна белән якын танышлар кебек күрештек. «Әтиеңә бик нык охшагансың, нәкъ синең яшьтә иде ул, ләкин чәчләре синеке кебек кара түгел, сары иде», — дип көлдерде. Гаилә башлыгы Маркел ага 1961 елда ук дөнья куйган икән. Без боларның олы кызы Дуня, уллары Семен гаиләсендә дә кунак булдык.
 
— Немецлар әтиеңне безгә алып килгәндә аның хәле бик начар иде, — дип сөйләде Ирина Дмитриевна. — Сөяк белән тиредән генә тора иде. Бусагадан атлап керә алмады, егылды. Балалар бик жәлләделәр аны. Урлый-урлый ипи ашатырга тотындылар. «Кисәк ашатып үтерәсез ич!» — дип ачулана идем аларны. Әкренләп арулана башлады аннары. Бездә ярыйсы гына тәрбия күрде ул.
 
— Ул безне чана белән тартып йөри иде, — дип искә алды балалары әтине.
 
Менә бер көнне Ирина Дмитриевна безне әтием эзләре калган Пейкстулишки авылына алып китте.
 
Автобустан төшкәч байтак кына җәяү барасы икән. Авылга сукмактан килеп кердек. Июль ае бу. Көн бик матур. Без, кул арбасындагы баланы тартып, җитез-җитез атлаган Ирина Дмитриевна артыннан теркелдибез. «Әнә безнең утарыбыз!» — диде ул берзаман, уч төбендә кебек кенә күренгән ихаталарга ымлап. Бер якта урман, икенче ягы дамба итеп күтәртелгән урын. Боларның өйләрендә хәзер икенче кешеләр яши икән. Ирина Дмитриевна хуҗа хатын белән таныштырды.
 
Ерак түгел генә зур йомры ташлардан эшләнгән зур склад. Җир өстенә чыгып торган өлеше дә, җир астындагысы да бертигез күләмдә итеп эшләнгән икән. Бу корылманы Маркел агай белән әткәй икесе эшләгәннәр. Склад яңа төзелгән кебек, бер җиренә зыян килмәгән. «Бу кадәр зур-зур ташларны ничек күтәрделәр икән!» — дип исем китеп карап тордым.
 
Ирина Дмитриевна сөйли: «Шулай бер көнне төнлә ишегебезне шакыдылар. «Әсирегезне бирегез!» — диләр. Маркел әйтә: «Аны алып киттеләр инде», — ди. Бу латыш полицайлары иде. Аларның әсирләрне атып йөрүләре икән. Ярый, артык бәйләнмәделәр, китеп бардылар». Әнә шулай итеп, үзләрен куркыныч астына куеп, әткәйнең гомерен саклап калалар бу олы йөрәкле кешеләр. Әткәйнең: «Ирина Дмитриевнаның әнисе Казан ягыннан булган, мине шуңа да якын күрде ул», — дигәне истә. (Хәер, әткәйдән соң үзләрендә торган икенче әсир — Кара диңгез буенда туган кешегә дә шундый яхшы мөгамәләдә булганнар алар.)
 
Шәһәргә кайтырга чыккач, тукталышта бер хатын белән сөйләшеп киттеләр алар. Ул хатын гаиләсендә дә әсир хезмәтче булган икән. Ул качкан, бичараны урманда тотып атып үтергәннәр.
 
Без бу киң күңелле кешеләрдә бер атна кунак булдык. Балтыйк буеның һава торышы үзенчәлекле бит: юк кына болыттан коеп эре бөртекле җылы яңгыр ява башлый, кисәк туктый да, кояш чыга... Күңелемдәге хисләрне әйтеп аңлата торган түгел иде, шулкадәр дулкынландым! Атлаган саен күңелемә: «Их, әткәйгә күрсәтеп булмады үзе булган җирләрне! Ул булса нишләр иде икән!» — дигән уй килде...
 
 
... Ул сәяхәттән соң инде 30 ел вакыт үткән. Әле генә кебек... Ирина Дмитриевна да, кызы Дуня, улы Семен да инде бакыйлыкка күчкәннәр. Фаина Маркеловна белән хатлар алмашып тора идек, «Безнең хәлләр әлләкем түгел, минималь пенсия белән көчкә көн күрәбез», дип яза иде, инде менә ике хатыма җавап юк...
 
...Немецлар әткәйне бу хуҗалардан алып китеп Германиягә озаталар. Эшелонда герой-шагыйрь Муса Җәлил белән бергә барган булырга тиеш, әткәйнең хәтере бик яхшы иде, «Туганнар, берләшик!» дип өндәп барды ул безне дип сөйли иде.
 
Сугыш азагына кадәр концлагерьда була әткәй. Аларны коточкыч авыр эшләрдә эшләтәләр. Сугыш азагында Америка гаскәрләре килеп азат итәләр.
 
Ул 1947 елның көзендә исән-сау кайтып төшә. Монда — хәерчелек, җимереклек. Әни белән бергәләп тормыш арбасына җигелә. Әткәй терлекчелектә эшләде. Искиткеч намуслы, тыйнак булды, аны авылдашлар бик хөрмәт иттеләр. Әткәйнең иптәшләре — Махмурахман абый белән Котдус абыйлар да исән-сау кайталар. Алар безгә килеп йөрделәр. Лагерьда кичергән газапларын, үлеп калган иптәшләрен искә алып утыралар иде.
 
Шунысы әле дә йөрәкне әрнетә: бер гаепсез килеш язмышның ачы газапларын татырга мәҗбүр булган әткәй һәм аның кебекләргә кайткач та органнар тарафыннан тынгы булмаган бит. Әледән-әле чакырып алып, сорау алулар белән тинтерәтеп, болай да әрнүдән теткәләнеп беткән йөрәкләренә тоз салып торалар аларның. Инде Җиңү көне җитсә, тагын кимсенергә мәҗбүр иттеләр: алар башкалардан аерым утыралар иде.
 
Әткәй 1983 елның март аенда вафат булды. Гомер үтә. Инде без, ветераннарның балалары да олыгаеп барабыз. Яшь барган саен күңелдә әтинең образы зурайганнан-зурая бара, әйткән сүзләре, киңәшләре искә төшә. Бер бик зур теләге бар иде әткәйнең — Янурыстагы бердәнбер Торна сазы чишмәсенең суын авылга кадәр китерү. Олы абыем Рәис тә (Татарстанның атказанган нефтьчесе) үләр алдыннан әйтеп калдырды: «Апаем, тырышыгыз инде», — диде... Тегесенә-монысына әйтеп, анда-монда язып карадым, әлегә илтифат итүче күренми... Ә васыять өстемдә тора менә... Күңелемдәге хисләрне шигырь юлларына да салдым.
 
Торна сазы чишмәм
 
Торналарың төшми, суың эчми,
 
Чишмәм челтерәми нигәдер.
 
Тыныч кына саркып яткан чишмәм
 
Үпкәләгән кебек кемгәдер.
 
Торна сазы чишмәм, көч бирдең син
 
Авылымның тырыш халкына,
 
Яу кырында калган солдатларың
 
Тилмерделәр суың татырга.
 
Яңартасы иде чишмәбезне,
 
Ул боегып-йомылып ятмасын!
 
Изге эшкә ният иткәннәргә
 
Ходай ачар җәннәт капкасын!
 
Торна сазы чишмәм, ургылып ак,
 
Алмашынып торсын буыннар.
 
Бисмилласын әйтеп, килгән кеше
 
Авыз итсен тәмле суыңнан.
 
Торналарың төшәр, суың эчәр,
 
Сукмагыңнан кеше өзелмәс.
 
Торна сазы чишмәм!
 
Якты исемең
 
Халык күңеленнән сызылмас!
 

Хәниф САДЫЙКОВ
Түгәрәк уен

Алыслардан гына күренә микән Агыйделкәйләрнең ак ташы? Кайда гына йөрми, ниләр күрми Ир-егеткәй белән ат башы... Әлеге җырны тыңлаганда минем күз алдыма һәрчак үземнең әткәй — Садыйков Фатыйх Садыйк улы — килеп баса... Әткәй 1911 елда Уфа өязенең Минзәлә вулысы Янурыс авылында туа. Аңа тормышның ачысын-төчесен бала чагыннан ук татый башларга туры килә. Әткәй малай вакытында Шәйдулла байда хезмәтче булып тора. Егет булып җитешкәч, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Фин сугышында катнаша. Ә инде Бөек Ватан сугышы башлангач, сугышның беренче көннәрендә үк — 26 июньдә — фронтка китә. Бөгелмәгә әтидән бераз соңрак килеп җиткән авылдашлары аңа өченче баласы туу хәбәрен китереп җиткерәләр, ләкин ир баламы, кызмы икәнлеген әйтә алмыйлар. Әткәй Калининград фронтына эләгә. Начар коралланган совет сугышчыларының хәлләре шәптән булмый. Немецларның куәтле гаскәрләре бөтен җирне бомбага тотып, яндырып, һаман эчкәрәк үтә баралар. Әткәй хезмәт иткән часть чолганышта кала һәм әсирлеккә эләгә. Алга таба Латвиянең Даугавпилс шәһәрендә урнашкан фашист концлагерендагы авыр, газаплы көннәр башлана. Әткәй лагерьдагы тормыш турында сөйләргә яратмый иде. «Үлән тамырлары ашый идек, пычкы чүбе кушылган баланда бирәләр иде», — дип әйткәннәре хәтердә. Бу лагерьда аның белән бергә Сарман районының Түбән Ләшәү авылыннан Әхмәтов Котдус абый, Мортыштамактан Хөсәенов Махмурахман абый, Кәшердән Йосыф абый да газап чигә. Менә әсирләрне хезмәтче итеп җирле алпавытларга тарата башлыйлар. Әткәйне дә бер байга билгелиләр. Әткәйнең әлеге байда узган әсирлек чоры турында сөйләүне мин 1965 елда гаиләбезгә Латвиядән килеп төшкән хаттан башлап китәм. Ул хатны безгә Латвиянең Даугавпилс шәһәре янындагы Пейкстулишки авылыннан Филиппова Ирина Дмитриевна җибәргән иде. Әткәй үзе хезмәтче булып торган хуҗаларда адресын язып калдырган булган икән. «Ул бездә 5 ай булды, — диелгән иде хатта. — Исән-сау кайттымы-юкмы, хәбәр языгыз». Әткәйнең хуҗаларын бик мактап сөйләгәне бар иде инде. Хатны укыгач, ул бик көчле тетрәнү кичерде. Алга таба ике арада хат язышу, посылкалар салышу китте. Әткәйнең сөенече эченә сыймый иде. Бу кешеләр белән күрешергә хыяллана башлады. Әмма сәламәтлеге какшаган, ул елдан-ел ешрак авырый башлады. Ә 1983 елда әткәй бакый дөньяга күчте. 1986 елның язында безгә Латвиядән телеграмма килеп төште. «Хөрмәтле Хәниф Фатыйхович! Тиз рәвешле килеп җитегез! Дөнья хәлен белеп булмый, әнинең дә яше бар», — дип язган иде Ирина Дмитриевнаның кызы Фаина Маркеловна. Хатыным Фәйрүзә белән озак уйлап тормадык, бер яшьлек улыбыз Рамилне алдык та Латвиягә очтык. Рига аэропортында безне Ирина Дмитриевнаның икенче кызы Кея һәм аның ире каршы алдылар. Үзләрендә кунак итеп, кичкә таба поезд белән Даугавпилс шәһәренә озаттылар. Барып төшүгә, каршыбызда Фаина белән ире басып тора иде. Алар безне әниләре янына алып киттеләр. Ирина Дмитриевна белән якын танышлар кебек күрештек. «Әтиеңә бик нык охшагансың, нәкъ синең яшьтә иде ул, ләкин чәчләре синеке кебек кара түгел, сары иде», — дип көлдерде. Гаилә башлыгы Маркел ага 1961 елда ук дөнья куйган икән. Без боларның олы кызы Дуня, уллары Семен гаиләсендә дә кунак булдык. — Немецлар әтиеңне безгә алып килгәндә аның хәле бик начар иде, — дип сөйләде Ирина Дмитриевна. — Сөяк белән тиредән генә тора иде. Бусагадан атлап керә алмады, егылды. Балалар бик жәлләделәр аны. Урлый-урлый ипи ашатырга тотындылар. «Кисәк ашатып үтерәсез ич!» — дип ачулана идем аларны. Әкренләп арулана башлады аннары. Бездә ярыйсы гына тәрбия күрде ул. — Ул безне чана белән тартып йөри иде, — дип искә алды балалары әтине. Менә бер көнне Ирина Дмитриевна безне әтием эзләре калган Пейкстулишки авылына алып китте. Автобустан төшкәч байтак кына җәяү барасы икән. Авылга сукмактан килеп кердек. Июль ае бу. Көн бик матур. Без, кул арбасындагы баланы тартып, җитез-җитез атлаган Ирина Дмитриевна артыннан теркелдибез. «Әнә безнең утарыбыз!» — диде ул берзаман, уч төбендә кебек кенә күренгән ихаталарга ымлап. Бер якта урман, икенче ягы дамба итеп күтәртелгән урын. Боларның өйләрендә хәзер икенче кешеләр яши икән. Ирина Дмитриевна хуҗа хатын белән таныштырды. Ерак түгел генә зур йомры ташлардан эшләнгән зур склад. Җир өстенә чыгып торган өлеше дә, җир астындагысы да бертигез күләмдә итеп эшләнгән икән. Бу корылманы Маркел агай белән әткәй икесе эшләгәннәр. Склад яңа төзелгән кебек, бер җиренә зыян килмәгән. «Бу кадәр зур-зур ташларны ничек күтәрделәр икән!» — дип исем китеп карап тордым. Ирина Дмитриевна сөйли: «Шулай бер көнне төнлә ишегебезне шакыдылар. «Әсирегезне бирегез!» — диләр. Маркел әйтә: «Аны алып киттеләр инде», — ди. Бу латыш полицайлары иде. Аларның әсирләрне атып йөрүләре икән. Ярый, артык бәйләнмәделәр, китеп бардылар». Әнә шулай итеп, үзләрен куркыныч астына куеп, әткәйнең гомерен саклап калалар бу олы йөрәкле кешеләр. Әткәйнең: «Ирина Дмитриевнаның әнисе Казан ягыннан булган, мине шуңа да якын күрде ул», — дигәне истә. (Хәер, әткәйдән соң үзләрендә торган икенче әсир — Кара диңгез буенда туган кешегә дә шундый яхшы мөгамәләдә булганнар алар.) Шәһәргә кайтырга чыккач, тукталышта бер хатын белән сөйләшеп киттеләр алар. Ул хатын гаиләсендә дә әсир хезмәтче булган икән. Ул качкан, бичараны урманда тотып атып үтергәннәр. Без бу киң күңелле кешеләрдә бер атна кунак булдык. Балтыйк буеның һава торышы үзенчәлекле бит: юк кына болыттан коеп эре бөртекле җылы яңгыр ява башлый, кисәк туктый да, кояш чыга... Күңелемдәге хисләрне әйтеп аңлата торган түгел иде, шулкадәр дулкынландым! Атлаган саен күңелемә: «Их, әткәйгә күрсәтеп булмады үзе булган җирләрне! Ул булса нишләр иде икән!» — дигән уй килде... ... Ул сәяхәттән соң инде 30 ел вакыт үткән. Әле генә кебек... Ирина Дмитриевна да, кызы Дуня, улы Семен да инде бакыйлыкка күчкәннәр. Фаина Маркеловна белән хатлар алмашып тора идек, «Безнең хәлләр әлләкем түгел, минималь пенсия белән көчкә көн күрәбез», дип яза иде, инде менә ике хатыма җавап юк... ...Немецлар әткәйне бу хуҗалардан алып китеп Германиягә озаталар. Эшелонда герой-шагыйрь Муса Җәлил белән бергә барган булырга тиеш, әткәйнең хәтере бик яхшы иде, «Туганнар, берләшик!» дип өндәп барды ул безне дип сөйли иде. Сугыш азагына кадәр концлагерьда була әткәй. Аларны коточкыч авыр эшләрдә эшләтәләр. Сугыш азагында Америка гаскәрләре килеп азат итәләр. Ул 1947 елның көзендә исән-сау кайтып төшә. Монда — хәерчелек, җимереклек. Әни белән бергәләп тормыш арбасына җигелә. Әткәй терлекчелектә эшләде. Искиткеч намуслы, тыйнак булды, аны авылдашлар бик хөрмәт иттеләр. Әткәйнең иптәшләре — Махмурахман абый белән Котдус абыйлар да исән-сау кайталар. Алар безгә килеп йөрделәр. Лагерьда кичергән газапларын, үлеп калган иптәшләрен искә алып утыралар иде. Шунысы әле дә йөрәкне әрнетә: бер гаепсез килеш язмышның ачы газапларын татырга мәҗбүр булган әткәй һәм аның кебекләргә кайткач та органнар тарафыннан тынгы булмаган бит. Әледән-әле чакырып алып, сорау алулар белән тинтерәтеп, болай да әрнүдән теткәләнеп беткән йөрәкләренә тоз салып торалар аларның. Инде Җиңү көне җитсә, тагын кимсенергә мәҗбүр иттеләр: алар башкалардан аерым утыралар иде. Әткәй 1983 елның март аенда вафат булды. Гомер үтә. Инде без, ветераннарның балалары да олыгаеп барабыз. Яшь барган саен күңелдә әтинең образы зурайганнан-зурая бара, әйткән сүзләре, киңәшләре искә төшә. Бер бик зур теләге бар иде әткәйнең — Янурыстагы бердәнбер Торна сазы чишмәсенең суын авылга кадәр китерү. Олы абыем Рәис тә (Татарстанның атказанган нефтьчесе) үләр алдыннан әйтеп калдырды: «Апаем, тырышыгыз инде», — диде... Тегесенә-монысына әйтеп, анда-монда язып карадым, әлегә илтифат итүче күренми... Ә васыять өстемдә тора менә... Күңелемдәге хисләрне шигырь юлларына да салдым. Торна сазы чишмәм Торналарың төшми, суың эчми, Чишмәм челтерәми нигәдер. Тыныч кына саркып яткан чишмәм Үпкәләгән кебек кемгәдер. Торна сазы чишмәм, көч бирдең син Авылымның тырыш халкына, Яу кырында калган солдатларың Тилмерделәр суың татырга. Яңартасы иде чишмәбезне, Ул боегып-йомылып ятмасын! Изге эшкә ният иткәннәргә Ходай ачар җәннәт капкасын! Торна сазы чишмәм, ургылып ак, Алмашынып торсын буыннар. Бисмилласын әйтеп, килгән кеше Авыз итсен тәмле суыңнан. Торналарың төшәр, суың эчәр, Сукмагыңнан кеше өзелмәс. Торна сазы чишмәм! Якты исемең Халык күңеленнән сызылмас! Хәниф САДЫЙКОВ Түгәрәк уен Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24849
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев