Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кайда башлары, кайда акыллары?

Безнең илдә гади халыкның тормышы шул кадәр катлаулы һәм каршылыклы, очына-кырыена чыгарлык түгел. Халык бит югарыдагыларның илдәге тормышны күпкә купшырак, яхшырак итеп күрсәтергә тырышканын күреп-белеп тора. Соң, килеп күрмәгәч, алар тормышның чынлыкта нинди булуын каян белсеннәр инде? Дөресен генә әйткәндә, алар белергә теләми дә. Бер вакытны Путинның, Русиядә эшсезләр саны...

Аннан соң, уртача хезмәт хакы фәлән сум дип, зур суммалар китереп чыгаралар. Әлбәттә, Миллер белән Чубайсның көненә эшләгән миллионнары белән, депутатларның, министрларның яртышар миллион сумын кушып исәпләгәч, булыр инде. Мондый эш хакы була димени? Гади халыкның бит 5-7 мең сум гына. Һичшиксез, 350 меңгә 5,5 меңне кушып бүлгәч, әйбәт кенә сумма килеп чыга. Әмма моннан 5 мең алучыга ни файда соң? Әле бит күпме халык бөтенләй дә эшсез. Күпме эш урыннарын бетерделәр районда. Минем Мәскәүдә яшәүчеләр белән дә аралашканым бар. Аларда эш хакы да, шуннан чыгып пенсияләре дә Лужков заманыннан бирле күпкә яхшырак. Монысын да гаделлек диеп әйтеп булмый.

Мин үзем гомерем буе терлекчелек буенча районда әйдәп баручы белгеч, җитәкче, авыл хуҗалыгы техникумында укытучы да булдым. Безнең хезмәт хаклары бармак арасыннан кысып чыгарылган гына иде авыл хуҗалыгында. Узган гасырның сиксәненче еллар башында Мәскәү радиосыннан ишетәм: Европада безнең ише белгечләр безнекеннән ун тапкырга артыграк хезмәт хакы ала икән. Ә бит без ул елларда бөтен хәерче илләрне ашаттык, аларга төзедек, коралландырдык. Шул Мәскәү радиосын тыңлый торгач, тагын менә нәрсәләр ишетергә туры килә: Мәскәүдә компьютерлар буенча эшләүче белгечкә - 105, Санкт-Петербургтагысына - 85 мең сум түлиләр, ә бездә?.. Бу бит шул берүк илдә. Югарыда күпме мактаналар, ә чынлыкта халыкның тормышын яхшырту өчен кыл да кыймылдатмыйлар. Әле киресен үк эшлиләр. Ә менә караклардан, алдакчылардан, бандитлардан капиталистлар ясыйлар. Алар да салымнарны гади халык кебек 13% кына түли, 30% түгел. Кыңгыр эшләре күренгәләсә дә, башларыннан гына сыйпыйлар, чынлап җәза биргән кеше юк.

Халыкның тормышын коммуналь түләүләр дә бик авырайта. Югарыда әйтеп үтелгән гаделсезлекләр монда да җитәрлек. Советлар чорында мондый хәл беркайчан да булмады. ОДН дигәннәре дә җанга тия. РФ дәүләте карары чыгарып куйдылар бит халыкны талап ятарга. Мин үзем бөтен нәрсәгә дә счетчик буенча, һәр айның 25ендә (ял көне туры килмәсә) түлим. Безнең өйдә су юк иде, коедан ташый идек. Өйгә су үткәргәч, карчык белән икебезгә 12 куб дип яза башладылар. Без икебез дә мунчага йөрибез, керләрне малай алып китеп, юып китерә. Моны «Водоканал» хезмәткәрләренә дә әйттем. ОДН дигәннәрен язалар да язалар инде, хат җибәрәләр, телефоннан шалтыраталар. Алай гына булмагач, суд аша тотындылар. Аптырагач, алар язган мең ярым тирәсе акчаны түләдем. Аның белән генә канәгать булмыйча, минем пенсиядән суд приставлары өчен дә тотып калганнар. Менә безнең илдә намуслы, гадел кешене ничек мыскыл итәләр.

Бер вакыт күрше йортта яшәүче ике хатын килгән. Миңа ОДНны күпме язганнар дип сорыйлар. Коридордагы кечкенә генә лампа өчен, әле анысы да дүрт фатирга, берсенә - 95 киловатт, икенчесенә 105 киловатт язганнар. Аларның берсенә дә счетчик куелмаган.

Кулыма шулай бервакыт Казандагы яхшы (элиталы) йортта яшәүче дустымның фатирга түләү кәгазе килеп кергән иде. Аларның ике лоджияле, 80 квадрат метрлы фатир. Безнең фатир 39,4 квадрат метрлы гына. Кайткач санап карадым, без Тәтештә алардан 7,24 мәртәбәгә күбрәк түлибез икән. Без 1 кубометр су өчен 43 сум 21 тиен түлибез. Ярар, суны суырту өчен электр энергиясе кулланыла, шулай да бу барыбер дә бик кыйммәт. Кулланган суны агызган өчен 31 сум 87 тиен түлибез. Анысы өчен бернинди дә чыгым тотылмый бит. Бу күрсәткечләрне квартал саен арттырып торалар. Кыл да кыймылдатмыйча халыкның тиресен салдыра торган нәрсәләр тагын бар әле алар: йортны төзекләндергән өчен, электр чыбыкларын, су торбаларын, җылылык торбаларын төзекләндергән өчен… Бездә беркайчан да түрәләрдән башка беркемгә дә бернинди дә ремонт ясаганнары юк. Әгәр дә кемгә дә булса нәрсәнедер ремонтлатырга кирәк булса, ул шуны эшли торган кешене таба да, үз кесәсеннән түли. Моны акыртып талау дими, тагын ни дисең. Әле бит бу түләүләрдән тыш өйне капиталь төзекләндергән өчен дип тә акча алалар. Әле менә безнең шәһәрдә хосусый җылыту системасына күчәбез дип, фатирдагы чуен торбаларны кисеп алып, калай батареялар куйдылар. Ремонттан нәрсә генә калды? Ә түләвен һаман да түләттерәләр. Бездән, беренче группадагы ике инвалидтан, шушының өчен 95 мең сум түләттерделәр. Бумы гаделлек?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев