Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Картаны банкомат алып калса нишләргә?

Банкоматтан акча салдырганда, картаны «йотып» калу очраклары бар дип ишеткән бар. Ни өчен банкомат картаны алып кала икән? Андый очракта нишләргә? Алсу Рамазанова, Казан.


Банкоматның картаны бирмәү сәбәпләренең иң еш очрый торганнарын санап үтәбез.

Өч тапкыр ялгыш пин-код керткән очракта банкомат, картагызны кемдер урлаган һәм аннан акча салдырырга тели, дип уйлый.
Картаның куллану вакыты чыккан булса да кайбер банкоматлар аны «йотып» калырга мөмкин. Карта кырылган, кителгән булса да шулай ук банкоматта шик уята.

Теге яки бу операцияне башкарганнан соң картаны озаграк алмый торсагыз да, банкомат, картаны онытып калдырганнар, дип бирми. Шуңа күрә, операция башкарганнан соң 1 минут эчендә картаны тартып алырга кирәк.

Банкомат эшендә өзеклек килеп чыкканда да картаны «йота», ул очракта банкомат код язылган чек бирергә тиеш.

Картагызны банкомат алып калса, башта берничә мәртәбә «кире кагу», ягъни «отмена» төймәсенә басып карарга кирәк. Кайчак банкоматлардагы меню пунктлары «көйсезләнә», күренми. Банкомат яныннан 20 минутлап китми торыгыз, чөнки ул «эленеп» калган булып, кабат эшләп китәргә мөмкин. Эшләмәсә, банкка шалтыратып, исем-фамилиягезне, карта номерларын хәбәр итәргә кирәк. Телефон номерлары, гадәттә, банкоматка язылган була. Карта үз банкыңа караган банкоматта калса, аны берничә сәгать эчендә кире кайтарырга мөмкин. Ә менә картаны чит банк банкоматы «йотса», сезгә башта банкомат караган банкка, аннан үз банкыгызга шалтыратып хәбәр итәргә кирәк булачак. Иң мөһиме: картаны тиз арада блокадалап куярга онытмаска. Бу очракта картаны кайтару бер атнага кадәр сузылырга мөмкин.

Ничек сакланырга?

Банкның телефон номеры күрсәтелмәгән чит банкоматлардан кулланмаска тырышыгыз. Теләсә кайсы банк банкоматыннан акча салдырырга гадәтләнгәнсез икән, ул чакта үз банкыгызның телефон номерларын бер җиргә теркәп куегыз. Ул шунда ук банкка шалтыратып хәбәр итәр өчен кирәк булачак.

Реклама

Фото: https://dp.vgorode.ua

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев