Саба дулкыннары

Кар астында суган үстерәләр

Саба районы Шекше авыл җирлегендә туган кешеләр, читтә яшәсәләр дә, туган авылларында эшмәкәрлек эшен башлап җибәргән.

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Лилия Нурмөхәммәтова). Саба районының Шекше авыл җирлегендә туган кешеләр, читтә яшәсәләр дә, туган авылларында эшмәкәрлек эшен башлап җибәргәннәр. Ничекме? Эшмәкәр буларак авылда теркәлү узганнар. Эшчәнлекләрен исә үзләре теләгән җирлектә алып баралар. Шекшеләрнең үз теш табибларына кадәр бар. Гәрчә табибның кабул итү бүлмәсе Сабада урнашкан булса да. Җирле бюджет менә шулай туп­лана. Җирлек башлыгы булып эшли башлагач, Радик Хәйр­динов авылдан чыккан эш­мәкәрләрне бер йодрыкка тупларга карар кыла. Алар белән очрашулар оеш­тырып, авылны үстерү буенча фикер алышулар үткә­рергә керешә. Бу чарага читтә эшләүче авылдашларын гына түгел, район башлыгы урынбасарларын да чакыра. Бергәләп авыл турында сөйләшеп, килеп туган проблемаларны хәл итү юлларын эз­лиләр.

- Бик үҗәт кеше ул, - ди район башлыгы урынбасары Расих Рәхимҗанов аның турында.

Кияүләрне дә эшкә җигәләр

Үҗәт булмаса, авыл егет-кызларын гына түгел, кияүләрне дә эшкә җикмәс иде. Әнә Иран егетен татар авылында бизнес ачар­га күндергән. Бүген аның җи­меш төргәкләү цехы эш­ләп тора. Шушы җирлектә туып үскән Роберт Мәмәтов, чит җир­ләрдә шактый гомер иткәч, гаиләсе белән туган якларында төплә­нергә була. Буй җиткән ул-кызының гаиләсе белән кайтып төшә. Читтә җиләк-җимеш белән эш йөрткән бу гаи­ләне авыл советы рәисе үзләрендә эш башларга күндерә. Буш торган кибетне арендага алып, җи­меш төргәкләү цехы оештырып җибәрәләр. Ә бу эшнең башында, билгеле, кияү тора. Ираннан - Әс­терханга, аннан фура белән турыдан-туры би­регә килә. Бер машина 25 тонналап җимеш алып кайта икән. Авылда аны берничә көн эчендә төр­гәкләп тә куялар. Аннан Россиянең төрле шәһәр­ләренә җибәрәләр. "Күбе­сенчә хөрмә җимеше кайта. Караҗимеш, йөзем, кип­терелгән компот җи­меше төр­гәкләнә", - ди Радик әфәнде. Мәмәтовлар авыл­ның ун­лап хатын-кы­зын эшле ит­кән.

- Җимеш пластмасс контейнерларда килә, - ди җирлек башлыгы. - Анысын да әрәм итмибез. Бер эш­мәкәребез икенчел чимал буларак алып китә.

Мәктәпкә бер тонна - бушлай

Суганны да кар астында үстерә бу авыл. Дөрес­рәге, бер читтән кайткан гаилә шундый кәсепкә кереп кит­кән. Казан базар­ларының бер­­сендә җиләк-җимеш, яшелчә белән сату итүче Собир Мәхмүдов Алан Елга авылына кайтып йорт ала. Бүген аның хатыны, дүрт баласы биредә яши. Гаилә башлыгы исә Казанда сату итә. Атнага бер тапкыр гына кайта. Менә шул гаилә көзге чорда бакчасына суган утыр­тып калдырган. Язын кар эрүгә алар кыяк җи­бәреп, бик тиз үсеп җи­тә­ләр. Собир аларны базарга алып китеп сата икән.

Бу гаиләнең бик тырыш булуын белдерә җитәкче. "Өйләрендә помидор тозлап та сату итәләр. Нәрсәгә куллары ята, бөтенесен дә эшлиләр. Алар ярдәмендә авылда җиләк-җимеш сата торган күмәртәләп сату склады оештырырга иде", - дип хыяллана Радик әфәнде. Сәбәбе дә юк тү­гел, җәйге чорда бу гаи­лә, арзан бәя­дән кавын-карбыз алып кайтып, авыл халкын бер сөен­дер­гән булган инде. Мәк­тәпкә дә бер тонна суганны бушлай биргәннәр. Бүген мәк­тәп теплицасында кыякка суган үстерәләр.
Авылда тагын бер теплица эшләп тора. Анысы -Рәмис Фазылов хуҗа­лы­гында. Кышкы чорда кыяк суган үстерү серләреннән тыш, кыяр игүнең дә неч­кәлек­ләрен өйрәнә башлаган эш­мәкәр. Киләчәктә эшен тагын да җайлан­дырырга ниятли ул.

Санап бетерерлек түгел

Бу авыл җирлегенең үзенчәлеге шунда: авылга кагылышы булган һәркемне үзләренә тарта белүдә, ур­так тел табуда. Шулай бул­ма­са, җир­лек­тәге унлап чишмәгә җан өрелер идеме? Алар янә­шәсендә ял итү йорты калкып чыгар идеме? Анда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ял итәр өчен, махсус программа ниге­зендә электр уты кертелер идеме? Эшмәкәрләр алынмаса, күперләр торгызылыр, юллар тәртипкә китерелер, авыл музее, сугышта һәлак булганнарны искә алучы обелиск төзе­лер, ачык һавада рет­ро­машиналар музее калкып чыгар идеме икән? Хоккей, футбол җене кагылган малайларны үсен­дереп, аларга мөмкинлек тудырырлар идеме? Әнә Сәр­дәдә мәчет төзүне дә ми­һербанлы затлар үз җил­кәләренә алган. Зиратларны тәртипкә китереп кенә калмыйча, кабер казырга җиңел булсын өчен, мотобурга кадәр алып бир­гән­нәр. Авылларда узучы бер генә бәйрәм дә эшмә­кәр­ләрдән башка узмый, ди җитәкче.

- Бу эшләрне кемнәр башкара соң? - дип сорыйм җирлек башлыгыннан.

- Аларның исемнәрен санап бетерә торган түгел. Берсен әйтсәм, икенчесе калырга мөмкин. Авылга катнашы булган һәркем­нең өлеше керде. Чит­тә­геләр дә, авылда торучылар да көч­ләреннән кил­гәнчә ярдәм итәләр, нинди дә булса бер нәрсәне эш­ләп куялар. Без иганәче­ләрдән акча җый­мыйбыз. Алар үз мөм­кин­лек­ләрен­нән чыгып, тө­зе­леш материаллары кайтартып, үз­ләре нидер эшли. Бездә агротуризмга да нигез салынды, дәвам иттерәсе генә бар, - ди Радик Рамазанович.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: