Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Кәҗә", "сеңелем", "хуҗам", "вулканым": артистлар хәләл җефетләренә ничек эндәшә?

Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишев: Бер-беребезгә "матурым" дип эндәшәбез. Минем беркайчан да Фәриткә ачуым килми,ул минем ачуымны китерми. Аның да миңа ачуланганы юк, һәрхәлдә сизелми.

Раяз Фасыйхов: Тормыш иптәшемә төрле сүзләр эләгә инде: әйбәте дә, начары да. Миңа бер мәзәк ошый: "Берәүләр талаша, ди. Хатыны иренә "ишәк", ире хатынына "сыер" ди икән. Шулай бер-берсенә берничә тапкыр кычкыралар, ди. Балалары түзмәгән дә, килеп сораган: "Әти, син - ишәк, әни - сыер! Мин кем булып чыгам соң инде?" Шулай итеп, тормышта гел "матурым", "җаным" дип кенә яшәп булмыйдыр ул. Ләкин шунысын беләм: никадәр каты талашсаң, аннары дуслашуы рәхәтрәк!

Лилия Хәйруллина: Иремә һәрвакыт исем белән эндәшәм. Ә ул миңа еш кына "пупс" ди.

Айрат Ильясов һәм Ләйсән Сөнәгәтова: Безнең бер-беребезгә әллә нинди сүзләр әйткән юк. Смс язганда, Айрат миңа "маманя", мин аңа "папаня" дип язабыз. Ачу килсә, "Ильясов" дим, яки бөтенләй дәшмим.

Реклама

Әсхәт Дөбер-Шатр: Мин тормыш иптәшемә "куяным", ул миңа "җаным" ди. Ачу килгәндә, сөйләшмәү, эндәшмәү ягын карыйбыз.

ИлГәрәй: 7 ел бергә яшәү дәверендә бер-беребезгә "матурым", "җимешем" дип кенә эндәштек һәм эндәшәчәкбез, Алла теләсә. Шушылай эндәшеп, хәтта тормыш иптәшемнең исемен дә оныта язганмын. Бервакыт бик озак уйлап торгач кына искә төште. Бу хәлдән соң хатыннан бераз эләкте дә әле. "7 ел яшәп, исемемне исеңдә калдыра алмадыңмени?" - диде...

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар: Илсур миңа "җаным", яратып "матурым" дип тә әйтә. Мин дә шулай дим. Ачуланышканда, гадәттә, эндәшмисең, җавап бирми торасың бит. Шул чакта: "Син мине ишетәсеңме, юкмы?" - ди. Ләкин бу үпкәләшү озакка бармый, көлешәбез дә дуслашабыз. Исем белән эндәшкәнебез юк.


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев