Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Исерек ир һәм аның сукыр улы (БУЛГАН ХӘЛ)

Азатның изге Рамазан аенда да өйгә салгалап кайтуына бик борчыла Айсылу. Менә туктар, менә акыл керер, балалар хакына булса да үзгәрергә тиештер бит инде ул, дип өметләнүләр юкка, күрәсең.

Бергә яши башлауларына 10 нчы ел бит инде. Азат кына шул ук. Ә бит яшьлектә нинди матур хыяллар белән яна иде алар: күп балалы гаилә булдырырга, үзләренә зур, иркен йорт салып чыгарга теләделәр. Ялларда машинага утырып табигатькә чыгачакларын, сәяхәткә йөриячәкләрен уйлап хыялландылар. Аларның балалары, һичшиксез, тырыш, тәртипле булып үсәргә тиеш иде…

Аракы белән дуслыгы Айсылуга өйләнгәнче үк бар иде егетнең. Бу яшьлек җүләрлеге генә булыр, балалар тугач, акыл керер дип уйлады кыз: "Мин аны мәхәббәтем белән үзгәртәчәкмен. Акыллы бит, яхшы күңелле бит аның Азаты".

Еллар уза торды. Тупырдашып торган 3 малай бүләк итте Айсылу якты дөньяга. Өченчеләре Булатның гына, тугач та сәламәт дисәләр дә, тора-бара сукыр икәне ачыкланды. Ары сугылды, бире сугылды Айсылу бала кайгысыннан. Иң зур таянычны - иреннән көтте. Ә Азат бу хәсрәтне җиңеләйтүнең юлын белә иде. Өйгә эчеп кайтулары ешайды. Ахыр чиктә аны эшеннән дә кудылар. Тормыш сынавында егылмаска, балалар хакына яшәргә көч табарга кирәк иде Айсылуга. Тапты ул аны. Авыр чакларында, үзен-үзе кая куярга белми азапланганда ул эч-серләрен Аңа сөйләде, Аллага таянды. Ислам дине кушканча яши башлады. Белем алыйм дип, мәдрәсәгә укырга язылды, улларын да үзе белән ияртте.

Малай кеше әтисе үрнәгендә тәрбияләнә, диләр. Ә Айсылу улларының һич кенә дә Азат эзеннән китүләрен теләми. Юк, юк, Аллам сакласын! Тормышларын үз куллары белән җимерүчеләр булырга тиеш түгел аның балалары! Әтиләре бирә алмаган тәрбияне аларга дин аңлатыр, мәчеткә йөрүче ир-егетләр үрнәк күрсәтер. Яхшы сүз белән малайлар күңеленә иман нуры, изгелек, җаваплылык кебек хисләр керер, дип ышанды ул. Аллага, дингә таянган адәм ялгышамы соң? Малайларның барысы да тырыш. Ә кечкенәсе - Булатны аерым мактый укытучысы. Хәтере яхшы, күңеле чиста, тавышы матур аның. Коръән аятләрен шундый итеп укый, күңелләр тула, күзгә яшьләр килә...

Азат бүген тагын башы авыртудан уянды. Кәеф юк, яшисе килми, депрессия. Нишләргә, бу халәтне бетерү өчен кайдан акча алырга? Шулчак Булат бүлмәсеннән сулкылдап елаган тавыш ишетелде. "Айсылу, Айсылу! - дип кычкырды ир ачулы тавыш белән. "Чукракландыңмы әллә? Малаең шыңшый". Җавап бирүче булмады. Айсылу кибеткә чыгып киткән иде, олы малайлар мәктәптә. Елау тавышы туктамагач, ишекне ачмыйча булдыра алмады Азат. Бүлмәгә узды. Булат идәнгә егылган. Бераз читтәрәк торган таягын таба алмый азаплана. Әллә шунлыктан, әллә җан ачысыннан үксеп елый бала. Азат шунда беренче тапкыр улына кызгану, ярдәм итү теләге белән карады. Әти йөрәге баласына булышасы килү теләге белән тулды. Йөгереп килеп, күз яшьләрен сөртте ул Булатның, торырга булышты, таягын бирде. "Нәрсә булды, улым, нишләргә тели идең? - дип сорады. "Мәдрәсәгә укырга соңа калам, әти. Әни кайтып өлгерми, абыйлар бүген укуда. Эх, үземнән генә булмый шул", - диде Булат яшь аралаш. "Бер дә борчылма, улым, бүген мин сине озата барырмын», - диде Азат улын ничек тә юатырга теләп.

Әтисеннән мондый сүзләр көтмәгән малай аптыраганнан нишләргә белми тын торды бераз. Алар җыенып, икәүләп мәчеткә киттеләр. Азат юл буе уйланып барды. "Карале, моңарчы ничек күрмәгән? Аның улы өчен бу уку никадәр мөһим икән бит. Сукыр күзләрендә яшь тамчылары да кибеп өлгермәгән, инде ул әтисе белән барудан канәгать калып авыз ера. Мәчеткә уң аяктан "Бисмиллә" әйтеп керергә икәнлеген аңлата. "Әти, анда шундый рәхәт, сиңа ошаячак!" - дигән була.

Азат кечкенә чакта мәчет манарасына менү турында хыяллана иде. Шунда өстә, иң югарыда ниндидер бер серле көч сине көтеп торадыр, синең белән сөйләшер кебек тоела иде аңа. Мулла азан әйткәндәге моңлы аваз, аңа аңлашылмый торган сүзләр - күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә, тынычландыра иде. Әй, бу балачак сафлыгы! Әй, ул чакларның бер борчусыз вакытлары! Кайларга китеп югалдыгыз икән сез хәзер?

Алар килеп җиткәндә намаз вакыты якынлаша иде. Мәчеткә ирләр җыелды. Алар барысы да ягымлы итеп исәнләштеләр, Булат белән якын туганнары кебек хәл-әхвәл сораштылар, үзләре белән ияртеп намаз уку бүлмәсенә алып кереп киттеләр. Азат аларны ишек катындагы эскәмиядә көтеп торырга уйлады, ул урындыкка утыргач, азан әйтә башладылар.

"Чү, нинди таныш тавыш бу? Күңелләргә үтеп керүче газиз тавыш, якын тавыш, моңлы тавыш. Аның улы, аның Булаты әйтә түгелме соң азанны? Аның сукыр улы, аның каны, аның төпчеге кешеләрне намазга чакыра түгелме соң?" Иртә чәчләре агарган, куллары үзенә буйсынмый калтыраучы ирнең күзләре яшьләнде. Бушка узган көннәре, балаларына, хатынына бирми калган назлары, бар мәхәббәте үкенеч булып тышка агылды. Йөрәгенә генә сыешмыйча бар кыяфәтен үзгәртте. "Йә Аллам, бу гамьсез йокымнан уяткан өчен рәхмәт сиңа! Гафу ит мине, гафу ит!" - дип кабатлады ул. Намаз укып чыгып килүче Булатын кулларына күтәреп алып, кысып-кысып кочаклыйсы килде аның. Кешеләрдән читенсенде. Улының кулларын ике учы белән кысып тотты да: "Рәхмәт улым! Рәхмәт сиңа! Минем ничә еллар күрми яшәгән күзләремне ачтың син бүген!" - дип пышылдады, улының ябык кулларыннан үпте.

Янәшәсендәге кешеләрне дә, Булатның бите буйлап агучы яшьләрен дә күрерлек хәлдә түгел иде хәзер Азат. Гүя бар дөньяда алар өчәү генә: ул, Булат һәм ул бүген генә тапкан Раббысы.

Энҗе НОГМАНОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев