Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иртәнге автобус: әбиләр кая бара?

Иртәнге сәгатьләрдә җәмәгать транспортына керсәгез, анда рәт-рәт булып утырган әбиләрне күрерсез. Яшьләрне исә "Ярый инде мин иртән эшкә барам, ә пенсиядәге әбиләр кая бара икән соң?" дигән сорау борчый.

Үзем бервакыт авыр хәлгә калдым. Имтиханга җыендым. Автобуска көч-хәл белән, әбиләрең терсәкләре, авыр сумкалары арасыннан килеп кердем. Акчамны түләп бер тукталыш барганнан соң мине бик тиз генә автобустан этеп төшереп тә калдырдылар. Шулай итеп мин имтиханга соңга калдым. 

Чыннан да, олылар иртән кая бара соң? 

Эльмира Камалетдинова, 75 яшь. “Мин эшкә барам. Музыка уку йортында ачкычлар биреп торам. Бик рәхәт, иртүк торам, җыенам, кеше янына эшкә барам. Өйдә үзем генә торам. Берүземә бик читен. Кешедән башка булдыра алмыйм”.

Суфия Ирпаева, 62 яшь. “Башта базарга эшкә барам. Үзем Казанныкы, һәр иртә саен шулай базарга йөрим. Автобусларда яшьләр күбрәк хөрмәт белән карасын иде, яшьләр кычкыралар, үпкәләтәләр”.

Илдания Хәкимуллина, 67 яшь. “Бакчага барабыз. Көн дә йөрим. Чүп утыйм, утыртам, үстерәм, бөтен эшне эшлим. Бушлай йөрү картасы булгач бик уңайлы. Утырам да китәм. Утырам да кайтам. Яшьләргә килгәндә, бөтенесе дә тәртипле түгел. Ләкин мин күбрәк “картлар”автобусында йөрим. Гел әбиләр йөри, барысы да бакчага бара. Әбиләргә нәрсә дип әйтәсең инде. Бөтенебез дә барабыз, кайтабыз”.

Әлфия Исмәгыйлева, 60 яшь. “Базарга барабыз. Мәктәпкә барам, оныгымны озатасым бар. Ике автобус белән йөрибез. Оныгым башка мәктәпкә барырга теләми, 11 шунда бетерәм ди. Шуңа йөрергә туры килә. Олыларга яшьләр хөрмәт белән карый. Рәхимле, мәрхәмәтле алар. Урын бирәләр”.

Мирхәйдәр Сафин, 76 яшь. “Мин үземнең эшләр буенча, бию ансамбленә йөрим. Питрәч районыннан киләм. Безнең быел соңгы дәресебез була. Шотландча бию, вальс биергә өйрәнәбез. 50 км булса да, атнага ике тапкыр киләм. Транспорт бик уңай. Шәһәрдә бик рәхәт. Теге елларда уңайсыз иде. Хәзер бер автобуска утырдың, барып җитәсең. Бер ел бию белән шөгыльләнәм, аңарчы “Казан татарлары” хорына йөргән идем. Биергә дә өйрәнәсем килде. Күңелем шат. ТР халык артисты Рифат Әбделханов өйрәтә. Шуңа бик теләп йөрим. Яшьләр барысы да әйбәт. Урын бирәбез дип торалар. Кайвакыт акча эзләнәсең, әйдә, бабай, акча бирәбез диләр. Юк, дим, минем йөрергә акчам бар”.

Мөнәвәрә Әскарова, 66 яшь. “Әбиләр базарга бара. Кая арзан, шуннан кирәк-ярак алырга. Мин авылга кайтып барам. Казанга эш белән киләм, үзем авылда торам. Автобуста бик уңай, кереп утырам, тик озак йөрисе - шунысы бар. Яшьләргә рәхмәт. Керүгә урын бирәләр, утырыгыз, әби, диләр. Минем генә әби буласым килми”.

Рәшидә Кәримова, 82 яшь. “Беренче базарга барабыз. Аннары мәчеткә китәбез. Җомга көнне шулай йөрибез. Автобуста хәзер яшьләр мәрхәмәтле була башладылар. Әллә нинди хәлләр булганы юк, урын бирәләр. Ләкин без яшь чакта барыбер яхшырак иде”.

Фәрвәз Фәйзрахман кызы, 85 яшь. “Больницага барам. Күземә операция ясаганнан соң йөрергә туры килә. Күп йөргәнем юк. Миңа бөтен кеше әйбәт. Начар кеше очраганы юк. Барлык яшьләр дә ипле, урын бирәләр”.

Гөлсинә Шәрәфиева, 59 яшь. “Аптекага, базарга барабыз. Кая барсын инде олы кешеләр. Хәзер ике тиен, өч тиен дә кирәк. Кая барасың? Кая очсыз, шунда йөрибез инде. 11 мең пенсиягә яшәп булмый. Кайбер әбиләр әле дә эшли, бала карый. Яшьләр молодцы! Аларга башка сүзем юк”.

Фирдәвес Гыйззәтуллина, 68 яшь. “Балалар карарга да баралар. Эшлиләр дә. Мин дә китапханәдә 51 елымны эшлим. Иртән эшкә барам. Яшьләргә килсәк, тәрбия нинди, шулай карыйлар инде. Үзләрен җәмәгать транспортында матур тотмыйлар. Урын бирмиләр, алар янында басып торсаң да исләре китми. Телефонга текәлеп карыйлар. Уйнап утыралар. Олылар басып тора. Игътибар юк. Кызлар гына урын бирә. Ирләрдә ихтирам юк. Бервакыт метрода бардым. Этеп-төртеп ике яшь егет керде. Берсе килеп утырды, икенче урынга мин утырасы идем, лап итеп кулын куйды. “Занято!”ди. Ничек дим, ул озын буйлы егеткә, дустына төртеп күрсәтте. Басып торыр, дидем. “Смотри, какие у нас отморозки!” ди бу егет миңа. Олы яшьтәге апайга. Торып бастылар да миңа карыйлар, әйтерсең мин аларның урынын алганмын”.

Сәлман Шәйдуллин, 59 яшь. “Гөмбәгә, эшкә. Кайсы-берсе беркая бара алмый әле. Мин пенсионер. Бервакыт бардым бокска. Проездной билетны югалттым. Вакытлыны алдым. Анысын алырга да күп йөрергә туры килде. Вакытлыда үзең белән паспорт йөртергә кирәк дип язылган. Ә анысын югалтсам нишләргә? Үземнең акчага йөрергәмени? Болай гел йөреп торам, кичә гөмбәгә бардым, бүген шахмат мәктәбенә барам”.

Олыларның фикерләрен белдек. Кая йөргәннәрен ачыкладык. Ә яшьләр җәмәгать транспортындагы олыларга нинди мөгалләмәдә икән?

Раилә Вәлиуллина, студент. “Иртән кая барулары мине гел кызыксындыра. Ләкин олыларга карата начар фикерләрем юк. Алар да каядыр бара бит инде”.

Айсылу Нигъмәтҗанова, студент. “Әбиләрнең кая барулары чыннан да кызык. Аларга мин хөрмәт белән карыйм. Ләкин кайбер әбиләр кычкырышырга ярата. “Тәрәзәне ач. Яп. Җил өрә”. Андыйларга ачу килгәли инде”.

Алсу Вафина, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты. “Иртә белән олы кешеләргә дә, безгә дә читен. Кысылып йөриләр. Нәрсә дә булса уйлап табарга кирәк. Без унга кадәр, алар уннан соң йөрсеннәр дип тә әйтеп булмый. Олы кешеләрне бик хөрмәт итәбез. Ләкин эшкә йөрүчеләргә иртән бик уңайсыз. Автобус ватылып кала, вакытында барып җитәргә кирәк. Олы кешеләр дә кысылып бара. Аларга да кыенга туры килә”.

Алия Хадиева, 30 яшь. “Нәрсә эшлисең инде, йөрергә кирәк бит. Мин метрода йөрим. Шуңа бернинди проблема да юк. Яшьләр исә тәртипле дип әйтә алмыйм. Егетләр кызларга, әби-бабаларга урын бирмиләр. Бик күңелсез күренеш”.

Ә йолдызларның җәмәгать транспортында йөргәннәре бармы? Алар бу хакта нинди фикердә?

Илсөя Бәдретдинова: “Тугызынчы май көнне метрода йөрдем. Автобусларга күптән утырганым юк. Бик нык истә калган бер күренеш бар. Метрода йөргәлим мин. Миңа кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте аңлашылмый. Әгәр дә кеше каядыр бара икән, димәк, аңарга анда барырга кирәк. Тиктомалга чыгып китмәгән. Этәләр, төртәләр, психланалар бер-берсенә, “Уберите руки, я сказала”, “Не дышите на меня”. Шулай була инде ул, нишләтәсең. Сабыр булырга кирәк, җәмәгать транспортында гына түгел. Кешеләр бу тормышта бер-берләренә яхшырак карашта булсыннар иде. Шулкадәр явыз хәзер кеше. Бер-берсенә гайбәт сөйләргә, яла ягырга торалар. Без бөтенебез дә кеше. Бөтен кеше дә бер җиргә китәчәк. Кем ничек булдыра, шулай яшәргә кирәк. Бу бөтен кешегә дә кагыла”. 

 

 

Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев