Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иртә язны көтмәгез!

Синоптиклар әнә шулай дип фаразлаган. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, халык сынамышлары да сөендерми. 26 февральдә салкын булса, яз соңга калып киләчәк, дигәннәр. Башкалада соңгы ун елда көндезге иң түбән температура теркәлгән. Кара инде син бу кышны! Башта килә белмәде, хәзер китәргә теләмичә чатнама суыклары бе­лән сыный.

Кичә КФУның метео­станциясендә соңгы ун елда көн­дезге иң түбән температура тер­кәлгән, дип яза "Бизнес Online" басмасы. Термометр баганасы -23,5 градусны күрсәткән. Кафедра мөдире, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, ун еллык күзәтүләр буенча соңгы тапкыр иң түбән күрсәткечне 2007 елда исәпкә алганнар. Ул вакытта урамда 26 градус салкын булган. Ә 1990 елда көндез +3 градуска кадәр җылыткан.


"Бу көннәрдә һава температурасы уртача күрсәткечләрдән 10 градуска диярлек түбәнрәк", - дигән белгеч. Аның әйтүенчә, бу - Татарстанга үтеп кергән антицик­лонга бәйле. "Ул Атлантикадан килүче җылы һава агымын үткәр­ми. Бер яктан, безгә туктаусыз Арк­тика һәм Себердән салкын килсә, икенче яктан, явым-төшемнәр юк. Болытлар булмагач, көндез кояшлы, ә төнлә шактый суыта", - дип аңлаткан Переведенцев.


Салкыннар атна азагына кадәр дәвам итәчәк, дип фаразлана. 7 мартка кадәр һава температурасы уртача күрсәткечләрдән 4-5 градуска түбәнрәк булачак, дип тә көтелә. "Шуңа күрә яз иртә киләчәк дип көтеп утырасы юк", - дигән Переведенцев. Гидромет­центрның Татарстандагы ида­рәсенең рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, алдагы ике-өч тәүлектә төнлә 31 градуска кадәр суытачак. Көндез 14 градус салкын вәгъдә иткәннәр.

Реклама

Гадәттән тыш хәлләр минис­трлыгының Татарстандагы идарә­се буран чыгу мөмкинлеге турында да кисәтте. Язның кайчан һәм ничек киләсен боз сөңгеләренә карап та фаразлап була икән. Боз сөңгеләре озынрак булган саен, яз соңрак киләчәк һәм озакка сузылачак, ди әби-бабайлар.

("Ватаным Татарстан", /№ 28, 27.02.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев