Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Җир сәгате – 2О17” акциясе уза

«Җир сәгате - 2017» акциясенең темасы - кешенең табигатькә җаваплы карашы. Акциянең девизы - «Планетаны түгел, үзеңне үзгәрт!». Акция һәр ел мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән үткәрелә һәм төрле илләрдә яшәүчеләрнең энергия ресурсларын саклау, планетар масштабта экология вәзгыятен яхшырту проблемаларын хәл итүдә теләктәшлеген символлаштыра.

Реклама

Быел ул 25 мартта 20.30-21.30 сәгать аралыгында узачак. Оешма-предприятиеләргә һәм учреждениеләргә әлеге акциягә кушылырга һәм гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеге белән бәйле булмаган объектларда бер сәгатькә утны сүндереп торырга тәкъдим ителә. Бу электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. 2016 елда акциядә 172 ил һәм 2 миллиардка якын кеше катнашкан. Россиядә акцияне төрле шәһәрләрдә яшәүче 20 миллион кеше хуплаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев