Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Ипотекага алынган фатирыбыз өчен җыел­ган бурыч суммасын күргәч, йокылар качты"

Мамадыш шәһәрендә яшәүче Фирая һәм Мин­невә­рис Мингалиевлардан редакциягә хат килеп төште. Минневәрис әфәнде – район газетасында мө­хәррир урынбасары, Фирая ханым бизәлеш-биткә салучы булып эшли. “Бар өметебез – сездә”, – ди алар. Гаилә авыр хәлдә калган.

– Бу хакта бер генә минут та уйламаганыбыз юк. Социаль ипотекага алынган фатирыбыз өчен җыел­ган бурыч суммасын күргәч, йокылар качты. Икебез дә авыруга әйләндек. Нигә мондый хәлгә калдык соң без? Газиз улыбызны югалту хәсрәте тормыш­ның бар ямен алды. Рәмисебез – тормышта зур терәк иде. Яхшы укыды. Укытучылар бер дә зарланмады үзеннән. Мәктәп­не тәмамлагач, табиблыкка укыр­га керде. Аны укыту да җиңел булмады. Әмма без тырыштык. Хәрби хезмәтен дә үтәп кайтты. Үзе эшләп, “Жигули” алды, Мамадышка кайтып йөрде. Юдинога илтә торган юлда куркыныч юл фа­җигасе килеп чыккан. Такси хуҗасы, ир­тәдән кичкә кадәр кеше ташып, йокыга киткән була. Шулай итеп кеше гаебе аркасында улыбыз гүр иясе булды. Без картлык көнебездә терәксез калдык.
 
Ипотекага фатир алганчы, Нократ елгасы буенда кечкенә йортыбызда яшәгән идек. Фатир сорап, район башлыгына да кереп йөр­мәдек. 2007 елда социаль ипотекага йортлар төзелә башлагач, без дә фатир алырга булдык. Улыбыз белән тиз генә түләп бетерербез дип уйладык. Тормыш без ди­гән­чә генә бармый шул. Һаман, балам, дип бәргәләнәм. Авырдым, инфаркт кичердем. кыйм­мәтле дарулар алып дәваландым. Шушы көн­нәр­дә, фатирыгыз өчен 400 мең сумнан артык бурычыгыз җыелды, дип Дәүләт торак фонды безне судка бирде. Ул бурычларга өстәп, тагын наем бәясе дә түләтәләр. Шулай итеп, 500 мең сумнан артык түләргә тиеш икән без. Болардан тыш, фатирга агымдагы түләүләрне дә күчерәсе, утка, суга, газга, чүпкә дә түләп барасы бар бит әле. Безнең алган хезмәт хаклары боларның яртысына да җит­ми. Икебездә дә кан басымы, минеке – түбән, иптә­шем­неке – югары. Дарулар эчмичә торса, 200гә кадәр күтәрелә. Иптә­шемнең йөрәк тибеше дә түбәнәйде. Аена берничә мең сумлык дарулар кирәк. Нәрсә эшләргә дә белмибез. Зин­һар, безгә ярдәм кулыгызны сузыгыз!” – диелә анда.
 
Районда ярдәм итәрлек кешеләргә мөрәҗәгать итеп карасалар да, уңай җавап ишетмәгәннәр. Бар өметләре – мәрхәмәтле кешеләрдә. Каләмдәшләребезгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизиты:
 
Минневәрис Харисович Мингалиев исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 
4276 8620 1261 3990.
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев