Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Инвалидлар аз, диләр. Ә чынлыкта…

Бер укучыбыз шалтыратты. «Бездә начар, бездә начар, дип зарланабыз. Әле генә телевизордан статистика күрсәттеләр. Алга киткән Европа илләрендә инвалидлар Русиядәгедән бермә-бер күбрәк икән бит», - ди. Тавышында - сөенеч төсмерләре. Иле өчен сөенеч!

Әлеге абзый статистиканың ничек тупланганын аңлап бетерми булса кирәк. Һәм безнең илдә инвалидлыкны терки торган оешмаларның ничек эшләве белән күзгә-күз очрашканы юктыр. Статистикада рәсми саннар гына телгә алына. Мисал өчен, Европа союзының статистика хезмәте (Eurostat) дөнья илләрендәге инвалидларның статистикасын алып бара. Аның узган ел төзегән исемлегенә караганда, иң күп инвалид Финляндиядә теркәлгән. Илдәге барлык халыкның 32,2 проценты инвалид дип табылган. Икенче һәм өченче урыннарда шулай ук алга киткән Европа илләре - Бөекбритания халкының 27,2; ә Голландиянең 25,4 процент халкы инвалид икән. Франция, Эстония, Чехия, Португалия, Дания, Швециядә шулай ук инвалидлар саны күп. Ә Русия халкының нибары 9,3 проценты гына инвалид икән. Бу - әлеге статистикада китерелгән мәгълүмат. Һәм безгә сөенеп шалтыраткан абзый да шушы статистиканы күргән булса кирәк.

Инде килеп, безнең илдә инвалидлыкны ничек бирүләрен аңлатып китәргә кирәктер. Башта үзең исәптә торган поликлиникада юллама алырга, аннары медик-социаль экспертиза бюросына (ВТЭК) барып тикшеренергә кирәк. Бер тапкыр тикшеренү белән генә бетми, инвалидлыгыңны ел саен дәлилләп тору зарур. Хәтта кайчакта аягы яки кулы булмаганнарга да үтәргә туры килә бу процедураны. Бер ел эчендә аяк үсеп чыкмадымы икән янәсе! Аллаһ сакласын, мин инвалид, дип, дәүләтне алдап акча алып ята күрмәсен!

Ә инвалидлыгының күзгә күренеп торган билгеләре булмаган кешеләргә аеруча кыен. Дәлилләү өчен 140 төрле белешмә җыясы, бихисап анализ, тикшеренү… Бетмәс-төкәнмәс чират. Шуңа өстәп, ришвәт тә төртергә кирәк әле. Берәүгә дә сер түгел инде бу: безгә дә бик күп шалтыраталар һәм язалар, башка матбугат чаралары да даими яктыртып тора - инвалидлыгыңны теркәтү өчен бездә еш кына сәламәтлек турында белешмә түгел, ә тиешле кешеләренә бирә торган ришвәтнең күләме мөһимрәк булып чыга. Шушындый мәгънәсезлеккә түзә алмаучылар, барысына да кул селтәп, инвалидлыгын теркәтү артыннан йөрүдән туктый. Аның фәлән әгъзасы эшләми, тик инвалидларның рәсми статистикасына эләкмәгән - чөнки документы юк. Менә шул сәбәпле «бездә инвалидлар аз» дигән статистика килеп чыга да инде.

Аның каравы акчаң булса, инвалидлыкны рәхәтләнеп сатып алып була. Һәм моны кануни яктан тикшереп-нитеп торучы да юк. Безнең дә интернет аша инвалидлык сатып алып караган булды. Ничек булып беткәнен беләсегез килсә, «Ялган документ алу тарихы» (№49, 9 декабрь, 2015) дигән язманы табып укыгыз. «Сатып алынган» инвалидлар шулай ук статистиканы бозып тора инде.

Европа илләрендә инвалидлар урамда, җәмәгать транспортында йөри, эшли, кафеларда утыра, сәүдә үзәкләрендә үзенә кирәк-ярак сатып ала. Шуңа күрә бу илләрдә инвалидлар күбрәк күренә торгандыр. Ә безнекеләр өйдә бикләнеп утырырга мәҗбүр. Чөнки безнең ил инвалидлар өчен яраклаштырылмаган. Күптән түгел генә «Идел Реалии» сайты Казанда коляскалы бер инвалидның кечкенә сәяхәте турында видео төшереп кертте. Коляскалы инвалид башта автобуска утыра алмый азапланды - транспорт чараларының махсус пандусы юк иде. Пандуслы автобусларга да үзе генә менә алмады, этеп менгерергә кирәк булды, чөнки пандуслар бик текә итеп ясалган.

Аңа кадәр каскадерлар Казан урамындагы пандусларны сынап караган иде инде. Алар үз мисалында раслады: «Уңайлы мохит» дип шапырынсак та, шәһәрдәге пандусларның күпчелеге күз буяу өчен генә ясалган икән. Алардан инвалидлар да йөри алмый, бала коляскасы да этеп менеп булмый. Җир өсте кичүләрендә инвалидлар өчен дип ясалган лифтлар эшләми. Аларның күбесенә «Гафу итегез, лифт вакытлыча эшләми» дип язылган. Кыш та шул язу, яз да, көз дә, җәй дә. Һәм икенче кышта да һаман шул ук язу. Хәер, ул лифтларның эшләгәне булдымы икән соң

Сәүдә үзәкләрендә инвалидларга караңгы чырай күрсәтәләр яисә бөтенләй кертмиләр. Ләбиб Леронның улы Бәхтияр белән булган шундый очрак турында газетабызда язган идек («Синең инвалидың җәмгыятькә куркыныч тудыра», №22, 31 май, 2017). Сүз уңаеннан, без Русия инвалидлар җәмгыятенең Татарстандагы бүлекчәсенә «Бәхтияр Лерон белән булган очракта нишләргә, ул үз хокукларын ничек яклый ала?» дигән сорау юллаган идек. Җавап булмады. Димәк, бездә инвалидларның хокукларын яклаучы оешма да юк булып чыга. Менә шуңа күрә инвалидлар өйдә бикләнеп утырырга мәҗбүр дә инде. Тик аларның урамда күренмәве безнең илдә инвалидлар аз дигән сүз түгел шул әле.

Бу диаграммада Русиядә 1995нче елдан 2005нче елга кадәр инвалидларның ничек артуы күрсәтелгән. Чыганак: http://vawilon.ru/statistika-invalidov-v-mire/

Бу диаграммада Русиядә 1995нче елдан 2005нче елга кадәр инвалидларның ничек артуы күрсәтелгән. Чыганак: http://vawilon.ru/statistika-invalidov-v-mire/

Белеп торыйк!

Татарстан Пенсия фондыннан алынган мәгълүматлар буенча, республикада I төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәкләрне караучылар - 73 мең кеше. Аларга ай саен 1200 сум түләнә. 3,8 мең кеше инвалид балаларны һәм тумыштан инвалид булганнарны карый. Аларга да ай саен 1200 сум түләнә (караучы инвалид баланың ата-анасы яки тәрбиягә алган кешесе булмаган очракта). Ә ата-анага һәм инвалид баланы тәрбиягә алган кешегә ай саен 5500 сум түләнә. Дәүләт аларга барлыгы ничә сум тотуын да санап чыгарган - елына 601,9 млн сум.

Чит илләрдә

«Монда инвалидларны гадәти кешегә саныйлар»

Без еш кына Русияне чит илләр белән чагыштырырга яратабыз. Бу очракта да шулай эшләргә булдык. Чит илләрдә инвалидларга мөнәсәбәт ничек икән - бу хакта шунда яшәүче милләттәшләребездән сораштык.

Ленар МӨХӘММӘДИЕВ, АКШ, Питтсбург шәһәре:

- Америкада инвалидлар гади кешеләрдән берни белән дә аерылмый. Дәүләт кануннары буенча, һәр инвалид өчен, кибеттәме, бәдрәфтәме яисә парктамы ул, махсус шартлар тудырылган. Мәсәлән, рестораннарда, офисларда яисә башка җәмәгать биналарында инвалидлар өчен махсус аерым бәдрәфләр ясалган. Бу һичшиксез бик уңайлы, чөнки махсус бәдрәфләргә инвалид үзе генә дә, ягъни озатучы кешесез дә барып килә ала.

Автобусларда инвалидлар өчен махсус урыннар каралган. Әгәр коляскалы инвалид икән, автобус туктагач, йөртүче инвалид өчен махсус баскыч чыгара. Ә инде метро станцияләренең һәммәсендә дә диярлек лифт бар.

Реклама

Тротуарларда инвалидлар өчен махсус юллар, ә паркларда махсус урындыклар ясап куела. Нинди генә бина, кибет яки кинотеатр булсынмы ул - һәрберсендә пандус бар. Шулай ук кнопкага басып ачыла торган ишекләр дә һәр җирдә дә диярлек эшли.

Машина йөртүче инвалидлар өчен махсус парковка урыннары каралган. Гадәттә, алар бинага иң якын урыннарда урнаштырыла. Кием кибетләрендә алар өчен махсус «примерочная» да бар. Анда инвалид бернинди ярдәмсез үзенә кием сайлый ала.

Минем юлымда гел инвалидлар очрый. Әмма бу АКШта инвалидлар күп дигән сүз түгел, ә киресенчә, алар үзләрен җәмгыятьнең бер өлеше итеп хис итәләр дигән сүз.

Миләүшә ШӘМСЕМӨХӘММӘТОВА, Бөекбритания, Лондон:

- Иң элек шуны әйтим: монда инвалидларны кешегә саныйлар. Шуңа күрә аларның тормышын җиңеләйтү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Беренче игътибар иткән нәрсәм шул булды: биредә инвалидлар укый торган мәктәпләрдә аларны җәмгыятькә яраклаштыру дәресләре үтә. Алар өчен махсус велосипедлар бар. Анда инвалид коляскасын урнаштырасың, ә рульгә икенче кеше утыра да, мөмкинлеге чикләнгән баланы стадион буенча йөртә. Шул рәвешле инвалид та үзен җәмгыятьнең тулы канлы әгъзасы итеп хис итә.

Монда эшләүче инвалидлар күп. Мәсәлән, Казандагы «Бәхетле» кебек зур кибетләрдә кеше алган әйберләрне пакетларга тутырып торучы булып эшләүче инвалидны күргәнем бар.

Инвалидлар өчен аерым бәдрәфләр - бик күп җирдә: урамда, кибетләрдә, китапханәдә. Шул ук китапханәдә, сәүдә үзәкләрендә махсус лифтлар да бар. Зур сәүдә үзәкләрендә хәтта биш-алты гына баскыч булса да, янында лифт тора. Бала коляскасы белән килгән аналар да бик теләп файдалана аннан, файдаланмагыз, диюче юк.

Лондонда метро бик зур - үрмәкүч пәрәвезе кебек. Бөтен станциядә дә инвалидлар өчен лифт юк. Тик лифт булган станцияләр картада күрсәтелгән. Аның каравы җир өсте транспортында инвалидлар өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Автобус ишеге астында кнопкага басып чыгарыла һәм аннан яңадан җыеп куела торган трап бар. Тукталышта торган инвалид автобус йөртүчесенә кулын болгап хәбәр бирә дә, бөтен кеше кереп беткәч, автобус йөртүче теге трапны төшерә, инвалид кереп урнашкач, трап яңадан җыела. Биредә автобусларда гына түгел, поездларда да инвалидлар өчен махсус урыннар каралган. Шулай ук аерым бәдрәф тә бар.

Статистика

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, 2015-2016нчы елларда 3,7 мең инвалид эшкә урнаштырылган. Үз эше белән шөгыльләнергә теләүче 28 инвалид финанс ярдәме алган. Бер тапкыр бирелә торган бу субсидиянең күләме эшсезлек буенча максималь пособиене 24 тапкырга тапкырлаганга тигез - 117,6 мең сум.

Оешма җитәкчесе эш урынын инвалид эшли алырлык итеп җиһазландырса, түккән чыгымнарының 72,69 мең сумы кире кайтарыла (бер эш урынына). Бу максатта тоту өчен 2016нчы елда республика бюджетыннан 5,1 миллион сум бүлеп бирелгән, 70 эш урыны инвалидлар өчен махсус җиһазландырылган. 2017нче елда бу максатта тоту өчен бюджеттан 7,3 миллион сум бүлеп бирелгән, бу акча 100 эш урынын җиһазландыру өчен җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев