Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илназ Галәвиев мөмкинлек чыккан саен үзен-үзе үтерергә генә тора

Казан шәһәрендәге 175 санлы гимназиягә һөҗүм итеп, 9 кешене атып үтергән 19 яшьлек Илназ Галәвиевны Мәскәү шәһәренә психиатрия экспертизасы үтәргә җибәргәннәр. Ул “Бутырка” тикшерү изоляторында эшләүче хезмәткәрләргә һөҗүм итеп, үзен тагын “Бог” дип атаган.

“Бутырка”га аны психиатрия-суд экспертизасына озатыр алдыннан вакытлыча урнаштырганнар. Ул ике кешелек камерада тора.

“Изоляторга китерелгәч ул тимер рәшәткәләргә, хезмәткәрләргә ташланды, үзен Бог дип атады”, – дип сөйләгәннәр анда.
 
 Илназ хәләл тукланудан баш тарткан, үзен атеист дип белдергән. Мәскәүдә аңа аерым игътибар, чөнки Казан шәһәрендә үк аны качарга маташа һәм агрессив дип исәпкә куйганнар. Ул гаебен таный, әмма мөмкинлек чыккан саен үзен-үзе үтерергә генә тора, диләр.
 
Илназ үзе әйтүенчә, Казанда ул башын кашыр өчен дә, басарга, утырырга махсус рөхсәт алырга тиеш булган.
 
Ул изоляторда Стивен Кингның берәр романын укыйсы килүен әйткән. "Киләчәк турында уйламыйм, минем укыйсым гына килә", - дигән ул. "Мин үзем агрессив түгел, мин тыныч кеше", - ди ул үзе турында. 
 
Илназ Галәвиев, шулай ук, изоляторда аркасы авыртуга зарлана башлаган. Изолятор хезмәткәрләре әйтүенчә, Галәвиев тимер рәшәткәгә үрмәлеп менеп башын бәрергә уйлаган, әмма аркасы белән идәнгә килеп төшкән.
 
Сербский исемендәге социаль һәм суд психиатриясе фәнни үзәгендә ул 30 көн торачак. Аны тәүлек әйләнәсенә күзәтү астында тотачаклар.

 

 
 
 

Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА
Өмет

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев