Саба дулкыннары

Илмира Нәгыймова: «Гашыйклар көнендә бер-беребезгә бүләкләр бирешмәдек»

- Руслан белән Казан музыка көллиятендә 2008нче елда таныштык, әмма бер күрүдә безнең арада мәхәббәт кабынды дип әйтә алмыйм.

Бер-беребезгә соңрак кына игътибар иттек. Көллиятне тәмамлагач, туган авылымда концерт оештырырга булдым һәм җырларга Русланны да чакырдым. Шуннан бирле булачак тормыш иптәшем миннән күзен дә алмады. Матур-матур СМСлар яза башлады.

Шуллар белән күңелемне яулап алды да инде. 2012 елның 12 октябрендә никах укыттык, ә киләсе елның 20 апрелендә Чаллыда бик күңелле итеп туй үткәрдек.

Руслан - артык романтик түгел ул, 50/50 дип әйтер идем. "Әйдә инде, бәйрәм үткәрик инде", - дисәң, бәйрәм оештыра. Ә үзе башлап инциатива белдерми. Ул - өй кешесе. М

Бүген әле бер-беребезгә бүләкләр бирешмәдек. Кичә төнлә генә коцерттан кайттык, аларны алырга вакыт та булмады. "Матурым, бәйрәм белән", - диештек, ә бүләкләр кич кырын булыр, дип уйлыйм. Ә чынында исә, "Матурым" дип дәшәрлек кешең булу да - ул үзе бер зур бүләк. Бүген бәлки дусларыбызга кунакка барып килербез, яисә, киресенчә, үзебез аларны чакырырбыз дип торам.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: