Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ИлГәрәй Эльвира Хамматова белән чуала? [+видео]

Соңгы арада ИлГәрәй Эльвира Хамматова белән чуала башлаган, ике җырчы арасында нидер бар, дигән имеш-мимешләр ишетелә башлады. Баксаң, бу сорауны ИлГәрәйнең үзенә дә еш бирәләр икән. Без дә, моның белән кызыксынып, җырчыга мөрәҗәгать иттек.


- ИлГәрәй, утсыз төтен булмый, сезнең турындагы имеш-мимешләр каян килеп чыкты?


- Оскар Усманов белән Анна Попова иҗат иткән "Өзелмә өметем" исемле җырымның клибына төп герой эзләдек. Бу рольгә нәкъ менә Эльвира туры килә сыман тоелды. Үзенә тәкъдим иткәч, "әйдә эшләп карыйк", диде. Шулай итеп, Эльвира клипта сыйныфташым һәм беренче мәхәббәтем ролен уйнады. Имеш-мимешләр шушы клиптан соң барлыкка килде. Чынлыкта, без аның белән дуслар. Эльвира белән банкетта һәм концертта эшләргә Сургут якларына барган идек.



Илгәрәй хатыны Айгөл белән


- Ни өчен төп герой ролендә тормыш иптәшең Айгөл төшмәде?

Реклама

- Күп кеше, бигрәк тә тамашачы бу сорау белән кызыксына. Тормыш иптәшем инде ике клибымда төште. Гел аны төшерү дөрес булмас дип уйлыйм. Аннан соң гаиләбез турында кыска фильм әзерлибез, Айгөлнең клипта катнашмавы моның белән дә бәйле. Шуны да әйтергә кирәк, клипта төшәргә төп героиня эзләвебез турында Интернет челтәрендә игълан да куелган иде. Ләкин җавап бирүчеләр арасында образы белән туры килүчеләр булмады.

- ИлГәрәй, чынбарлыкта да беренче мәхәббәтеңне мәктәптә очраттыңмы?

- Һәрбер кешенең мәктәптә укыганда беренче мәхәббәте буладыр ул. Клип чынбарлыкка нигезләнеп төшерелде. Ләкин клипта еллар узгач беренче мәхәббәтем белән кавышсам, тормышта алай булмады. Аның белән бергә калмасак та, бүгенге тормышымнан канәгатьмен, Аллага шөкер. Яратышып яши торган хәләл җефетем, ике кызым бар!


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

ИлГәрәй Эльвира Хамматова белән чуала? [+видео]

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев