Саба ТВ

Илфат Фәйзрахманов Соль-Илецкидагы тозлы күлләр турында: “Тоз күле дип кеше юләрләнмәсен иде, ул могҗиза урыны түгел!”

Танылган татар журналисты Илфат Фәйзрахманов күптән түгел Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк курорт-шәһәренең тозлы күлләрендә булып кайткан. Журналист сүзләренчә, тозлы күлгә барып, кеше дәваланмыйча калу гына түгел, үзенә зыян да сала ала. Бу хакта фикерләрен ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

– Илфат абый, халыкта Соль-Илецкидагы тозлы күлләргә бару дәва эзләп бару гадәте киң таралган. Дәваланып, сихәтләнеп кайттым, дигәннәрен еш ишетергә туры килә. Хәтта берничә еллар дәвамында шунда гына барган кешеләрне беләм. Сездә бу курорттан нинди хис-кичерешләр калды, нинди бәя бирер идегез?

– Соль-Илецкида беренче тапкыр гына булып кайттым. Мине тозлы күлләргә үгетләп алып бардылар. Гомумән алганда, миңа ошамады дип әйтә алмыйм, чөнки бик тә начардыр, дип уйлаган идем. Чисталык буенча, суны күрер күзгә пычрак дип әйтмәс идем. Ә менә бәдрәфләренә противогаз гына киеп кереп була. Кафелар, тирә-як чисталык белән мактана алмый. Душлар, эчәр, юыныр су юк. Күзгә кергән суны да юып төшерә алмыйсың. Тозда инфекцияләр тончыга, дип уйлыйлардырмы... Акчаны әйбәт җыялар, ә халыкка бернинди дә хезмәт күрсәтү каралмаган.

Мин анысына түгел, халыкның наданлыгыннан борчылып кайттым. Кеше, бер-берсеннән ишетеп, “тозлы күлдән файда алып була” дигән могҗизага ышана. Алар багучыларга ышанган кебек ышанып, өметләнеп килә. Монда безнекеләр күп йөри, гел татар-башкорт сөйләме ишетелә. Журналист буларак, гел сорашып йөрим: бар да могҗиза эзләп килгән. Фәлән шушы күл аркасында гына яши, фәлән аксаган җиреннән аякланган... Шулай сөйләнгән башкорт апасыннан сораган идем: “Үзегез сизәсезме соң файдасын?” “Кем белә инде аны...” – диде дә, көлеп җибәрде. Могҗиза юклыгын аңлый, күрәсең.


"Автобус шоферларының ваемсызлыгына шаккаттым"

– Тозлы күлләргә нәрсә белән бардыгыз?

– Машина белән барасы идек, бер көн алдан гына автобуста барырга карар кылдык. Мин үзем юлны бик начар кичерәм – йокламыйм, Казанга кайтканда гына бераз йоклап алдым.

Кайтканда үземнең шик-шөбһәләремә дәлил дә күрдем. Бераз оеп киткәнмен, тавышка уянып киттем, карасам, автобус туктап тора, ә тышта бер хатын-кыз тавышы: “Тукта, ач инде күзләреңне, кая киттең... Егылма!” Әлеге ачыргаланып эндәшкән тавышка айнып киттем һәм тышка сикердем. Төшсәм, бер хатын-кыз җирдә, юл кырыенда аңсыз ята. Аның белән бергә килгән дуслары нишләргә белми, мин шунда ук ярдәм күрсәтергә тотындым. Аны сузып салдым. Иптәшләренә кулларын, битләрен сак кына массажларга куштым. Ул аңына килде. «Болай булганы бар идеме?», – дип сорыйм. «Юк», – ди. Хәле бик авыр. Элек мондый өянәге булса, кирәкле даруы да булыр иде үзе белән. Ә аның янында бернинди дару да юк иде. Пассажирлардан корвалол булса да табып бирегез, дим. Көч-хәл белән валокордин табылды. Мин ул арада тонометрны чыгарып, аның кан басымын үлчәдем. Кан басымын белмичә дару бирергә ярамый бит - аңын җуйгач, ул төшкән булырга мөмкин. Ул хатынның кан басымы бик югары күтәрелгән иде, ләкин дару юк. Каяндыр табып эчерделәр. Ханымга хәл кереп китте.

Автобус шоферларының ваемсызлыгына шаккаттым. Берсе руль артыннан да чыкмый, икенчесе чемоданнар янында йоклап ята. Әле руль артында утырганының дорфалыгы чик чамасыз. Автобуста аптечкасы да юк хәтта! Бу бит туристлар ташый торган рейс. Юлда 12–14 сәгать вакыт уза. Җирдә кеше үлеп ята, ә боларның килешләренә шаккатарлык. Ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга кирәк дигәч тә, “Сиңа кирәк ич, үзең чакырт!” – дип җавап бирде. “Сез нәрсә эшлисез, кеше үтерәсез бит хәзер! Берәр хәл булса, барына да җавап бирәчәксез!” дигәч, икенче йоклап яткан шофер уянып, миңа ярдәм иткәндәй рәвеш ясады. Ямашев проспектындагы “Парк хаус” комплексы территориясеннән кузгалучы «ТизАвто» ширкәте автобусы белән сәяхәт итәргә киңәш итмим!

Мин МЧСны (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машинасы – ИТ) чакырттым, вәзгыятьне аңлаттым. Менә бу хезмәт яхшы оештырылган икән. Мин бит кайдалыгыбызны да әйтә алмыйм, тәрҗемәче кебек, шоферлар әйткән координатны операторга җиткердем. Без Татарстан җирендә, Балык Бистәсе белән Алексеевск арасында булып чыктык. Балык Бистәсендәге хастаханә белән ялгадылар. Алар Алексеевскига якын булуыбызны әйтте, ярдәмне ничек күрсәтүебезне сораштылар. Аннан Алексеевск хастаханәсеннән ашыгыч ярдәм машинасы каршыга чыгып, юлда очраштык. Табиб миңа рәхмәт әйтте, ярдәм тиешенчә күрсәтелгән, диде. Әлеге ханым тиешле ярдәм алып, Арчага кайтып китте. Ул йокысызлыктан интегә икән. Аңа мондый авыр сәяхәт һич тә ярамый иде. Йокысызлыкның ахыры бик яман икәнен аңлаттым инде.

– Мондый хәлдә ничек югалып калмадыгыз?

– Мин беркайчан да мондый вакытта югалып калмыйм. Болай каннан куркам. Тик кырыйда ярдәм итәче табылмаса, куркуым юкка чыга. Юл фаҗигаләренә тарыганнарга да булышканым бар. Медицина өлкәсендә бераз тәҗрибәм тупланды. Медицина, халык дәвалау чаралары, дөрес яшәү, файдалы туклану кебек әйберләр белән туктаусыз кызыксынып яшим. Минем яшьлегемдә табиб булу теләгем дә бик көчле иде, медицина белән шактый кызыксындым, әмма барып чыкмады. Гомер буе ак халатлы табибларга сокланып һәм кызыгып карап яшим.

Бераз белемем, больница юлларында йөрергә туры килү сәбәпле алган тәҗрибәм азмы-күпме аңлырак булырга ярдәм итә. Кайчандыр үзем, шактый җитди авыруларга дучар булып, үземне-үзем сәламәтләндергән кеше. Шуңа күрә тоз күле могҗизасы буенча да халык фикерләремә колак салсын иде. Кан басымы, йөрәк системасы көйсез кешеләргә Соль-Илецкига барырга ярамый. Гомумән, анда барыр алдыннан тулысынча табиб диагностикасын үтәргә кирәк. Күл территориясендә әллә ничә тапкыр кычкыртып барган ашыгыч ярдәм машиналарын күрдем. Бигрәк тә ләмне йөрәк турысына сыларга ярамый, кайбер кеше ләмле күлгә кереп үк ята. Бер әбинең башын гына чыгарып кереп ятуы гына булган, шунда ук үлеп киткән, дип сөйләделәр шул ук өянәге килгән ханымның сәфәрдәшләре.

Күлдә су бик тозлы. Янәшәмдә тончыккан кешеләрне күрергә туры килде. Ә аларга авызларын чайкарга бирергә дә су юк территориядә.

Кайчан да булса бер, тозлы күл дәвасын заманча итеп, медиклар күзәтүе астында оештыру турында сүз булыр дип уйлыйм. Ә аңарчы, анда бик күп кешеләрнең дәва урынына фаҗигагә тарыйсы бар әле. Безнең илдә фаҗигаләрдән соң гына тиешле нәтиҗәләр ясала бит.

"Тозлы күлгә бару ял түгел ул!"

– Халыкка тозлы күлләр турында нинди киңәшләр бирер идегез?

– Шуны әйтәсем килә: Соль-Илецкидагы тозлы күлгә бару – ял түгел! Организмга ул бик зур йөкләнеш. Халык шуны белсен иде. Кайткач та, үзем бер-ике көн кәефсезләнеп йөрдем әле. Менә мин бүген икенче кеше, тоз күле могҗиза икән, дия алмыйм әле һаман. Буыннарым проблемасы бар, тезләрем никтер һаман сиздереп тора, тоз күленә барганчы алай ук түгел иде.

Мондый дәвалануларны махсус санаторийларда табиблар күзәтүе астында гына эшлиләр бит. Ә монда кеше бер-берсеннән нидер ишетә дә, ләменә дә, күленә дә кереп чума, янәсе савыга. Тоз күлендә дә, ләм белән сыланганда да озак булырга ярамый. Иң мөһиме, әгәр ару, йончу, тагын да начаррагы – хәлсезлек сизәсез икән, күлдән чыгыгыз, кайтып салкынча бүлмәгә яту җаен карагыз.

Күл кеше белән кайнап тора. Күлдә йөзү вакыты чамасыз. Ә чыккач, тагын кояш көйдерә. Ул кояш күлдә тагын да катырак яндыра. Шуңа күрә баш киеме, өскә чүпрәк япма ябалар. Күлдән чыккач, кулчатырлар астына ятып булмый, чөнки алар бик аз, сәкеләр дә юк.

Кеше көне буе тозлы күлләрдә коена, шунда ук ләмле күлләргә дә керә. Бер көнне тозлы күлдә коенсаң, шул ук көнне ләм белән сыланырга ярамый! Тоз яки ләм, икесенең берсе генә. Ә моның турыда халыкка әйтүче юк.


– Илфат абый, Сез сәламәт яшәү рәвешен алып барасызмы?

– Миңа 42 яшьтә микроинсульт булганнан соң, ике ел бик интегеп яшәдем. Табиблар инвалидлык турында сөйләшә башлагач, айнып киттем. Үземне кулга алып, фитнес залларда эшләүче спорт табиблары белән очрашып, алар күзәтүе астында йөзә, хәрәкәт итә башладым. Бик озаклап аякка бастым. Ләкин бар да син дигәнчә була алмый, гаиләбезгә өсте-өстенә килгән авыр кайгылар, аннан әниемнең китеп баруы мине тагын аяктан екты. Ашыгыч ярдәм машинасында инфаркт дип алып китеп, тагын реанимациягә салып куйдылар. Аллага шөкер, инфаркт ук булып чыкмады. Һәм мин үземне кулга алып, “хәрәкәттә-бәрәкәт” дип, кабат өр-яңадан башладым.

Акрынлап дарулардан баш тарттым. Үземне тыңларга өйрәндем. Организмга азрак йөкләнеш килә икән, шунда ук сизеп алам. Туктап торам, бүген минем көн түгел дип, ял итәм. Тормыш рәвешем – спорт, физик хәрәкәт һәм дөрес туклану.

Мин организмым белән хисаплашып яшим. Бүген күп табиблар белән бәхәсләшә алам. Юкса, аларның күбесе күпчелек очракта артык селкенмәскә куша. Миңа да табиблар акрын гына йөрергә, урыннан сикереп тормаска, күтәрмәскә, мунча кермәскә кушты (мунчасыз тормыш тормышмыни инде ул, рәхәтләнеп ташка утырып чабынмагач та)... Гомумән, бар чикләүләрне санап утырсаң, яшәмәскә, дигән нәтиҗә чыга. Кеше, булдыра алганча, чамасын белеп гел хәрәкәт итәргә тиеш. Әйтик, инфаркт кичерүчене яткырып кына тоталар. Әлбәттә, ятып тора торган чоры да бар, ләкин азрак хәлләнгәч, селкенергә кирәк. Башың әйләнеп егылырмын, дисәң, ерак китмә: якыннарың янында гына әйләнеп йөр, бераз бар, тукта, организмыңнан сора, нишлибез? арымадыңмы, диген... Кеше үзе теләмәсә, табиб берни эшли алмый. Табиб юнәлеш бирүче генә. Ә чиргә каршы төп кәрәшче – кеше үзе.

Әнә шуңа күрә сүз башына әйләнеп кайтып, тагын бер искәртәм: тоз күле дип кеше юләрләнмәсен иде! Ул могҗиза урыны түгел. Тоз яки шул тозлы ләмне сылап куйдың да, чирең китте дә барды – булмый. Могҗизаны сәламәтлегеңә игътибар итеп, үзең генә тудыра аласың.

Ә табиб нәрсә ди?

Тоз күлендә коену чыннан да зыянлы була аламы? Бу сорау белән без Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсе табиб-терапевты Гүзәл Сәгыйтовага мөрәҗәгать иттек.

- Әгәр дә кеше гипертоник авыру, йөрәк авырулары белән чирли икән, аңа Соль-Илецкида дәвалану тыела. Андый авыруларга кайнар тозлы судан һәм ләмнән начар гына булачак.

Соль-Илецкида тире авырулары булганнарга гына дәваланырга ярый. Әйтик, псориаз, дерматит, дерматоз авырулары. Шунысы да мөһим: тән кычыту авыруыннан башка әлеге тире авыруларының кайдан килеп чыкканы әле дә билгесез. Ләм һәм тозлы су тире авыруларыннан башка бернинди дә авыруны дәваламый.

Буын авырулары бик күп. Алар ике төрле була: инфекциядән ялкынсыну һәм инфекциядән булмаган ялкынсыну. Мәсәлән, икенче төргә кергән ревматоидлы буын авыруының нәрсәдән килеп чыкканы һаман да билгеле түгел. Тозлы күлгә барып, бу авырудан дәва табып булмаячак, шуны белсеннәр иде. Тоз буынның өске катында булган тирене, мускулларны җылыта. Кеше кайнар тозлы күлгә яисә ләмгә кереп ята, аннан соң аның баш өлеше аграк, калган тире өлеше кызарыбрак тора. Бу – кайнар сыекчаның канны тизләтеп йөртүнең нәтиҗәсе. Эссе кояш һәм комда ятканда да канның йөреше арта, кан тиз йөри башлагач, кислород та организмга күбрәк агыла. Артроз булган кешеләргә ул булыша ала. Тик биш көн тозлы күлдә булып, аның дәвасы гомер буена җитәчәк дип уйларга кирәкми.

Соль-Илецкига барыр алдыннан кеше үзенең табибына барып, аннан киңәш, рөхсәт сорарга тиеш. Чөнки тозлы күл – төп дәвалану урыны түгел, ул бары тик физиодәвалану гына.

 

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: vk.com/id34970071

intertat.tatar

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: