Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Икшермә кадет мәктәбе укучыларының “Патриот” командасы бөтенроссия “Победа” хәрби-патриотик уеннарында катнашты.

Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет мәктәбе укучыларының "Патриот" командасы республика этабында җиңеп 21-26 август көннәрендә Волгоград шәһәрендә узган бөтенроссия "Победа" хәрби-патриотик уеннарының финал этабында Россиянең иң көчле 48 командасы арасында республика данын яклап катнашты. Күптөрле уен нәтиҗәләре буенча, барлык тырышлыкларын куеп, осталыкларын күрсәтеп "Патриот" командасы Волгоград, Ярославль, Мәскәү һәм Тула өлкәләре командаларыннан гына калышып 5 нче призлы урынга лаек дип табылды.

Бүләкләү тантанасы Мамаев курганда уздырылды. Кубок, грамота һәм бүләкләрне РФ мәгариф һәм фән министры ,"Российский Союз молодёжи"ның рәисе һәм Волгоград өлкәсе губернаторы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев