Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Яшь әнине теге дөньядан тартып чыгарганнар

Табиблар әни белән сабыйны үлемнән коткарган. Уфада республика Кардиология үзәгенә санавиация белән бик ашыгыч рәвештә Октябрьский шәһәреннән яшь ханымны алып киләләр.

Руфинаның беренче сабые кесарев кисеме белән туа. Әмма бала тапканнан соң яшь әнинең хәле начарая. Чөнки ул авырлы чакта пневмония белән чирли, әмма табибларга мөрәҗәгать итми. Бала тапкан вакытта ике яклы пневмония йөрәккә һәм бүтән органнарга  бәрә.  Нәтиҗәдә эчке органнарның барысы да диярлек эшләүдән туктый, йөрәккә зур зыян килә. Руфина комага китә...

“Реанимация бригадасы авыруны Кардиология үзәгенә алып килә. Аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар. Табиблар аның гомере өчен көрәште. Кардиоүзәк, Перинаталь үзәк һәм Куватов исемендәге дәваханә медиклары тәүлек әйләнәсе диярлек эшләде. Алар Мәскәүдәге коллегалары белән дә бәйләнешкә чыкты. Сабыйны исә Октябрьский перинаталь үзәге табиблары коткарып калды”, – диләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

Табиблар пациентның туганнары белән даими элемтәдә тора.  Руфина видеоэлемтә аша үзенең кызын да күрә. Кызга Самира дип исем кушалар. Ә кичә яшь әни, өенә кайтып, кызын беренче тапкыр кулына алган.

“Кискен респиратор инфекция һәм башка чирләр булганда тиз арада медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә авырлы хатын-кызларга бу эшне кичектерергә бөтенләй ярамый”, – ди министр урынбасары Татьяна Саубанова.

Ярый бу очрак бәхетле тәмамланган. Ә бит бөтенләй башка юнәлеш алуы да ихтимал булган. Хәзер инде яшь әнине озыйлы реабилитация көтә.

Әнигә дә, сабыйга да сәламәтлек телик.

 

 

 

Язгөл САФИНА
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев