Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хәния Фәрхигә багышланган китап чыгару ниятләнә

Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи турында китап чыгару нияте бар. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аның истәлегенә багышланган "Истә калсын!" дип исемләнгән өч көнлек концертларда игълан ителде.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, алып баручы Зәмирә Гәрәева Хәния Фәрхи турында газета-журналларда мәкаләләр булса да, аның турында бер китап та булмавын әйтте. "Өч көн дәвам иткән концертлардан кергән керемне якыннары аңа багышлап китап чыгаруга тотачак", - дип белдерде ул. Тамашачылар бу хәбәрне алкышлар белән хуплады.
Китап чыгару идеясе тормышка ашса, аны киләсе елның 30 нчы маенда - җырчының туган көнендә, филармония залында тәкъдим итү планлаштырыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев