Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хәния Фәрхи ни өчен Ләйлә Дәүләтова концертында кара күзлек киеп җырларга мәҗбүр булган? [+видео]

Шушы көннәрдә Санкт-Петербург каласында шагыйрә Ләйлә Дәүләтованың иҗат кичәсе булып узды. Анда Башкортстан һәм Татарстан йолдызлары чыгыш ясады. Фидан Гафаров, Хәния Фәрхи, Ренат Ибраһимов, Раяз Фасихов шагыйрәнең сүзләренә иҗат ителгән җырларын Санкт-Петербург татарларына бүләк итте.

Тамашачы Хәния Фәрхинең кара күзлектән сәхнәгә чыгуына гына гаҗәпләнгән. "Матбугат.ру" ни өчен җырчының тамашачы алдына шул рәвешле чыгуын Хәния апаның үзеннән белеште. "Күземдә аллергия иде. Күзләрем бик нык яшьләнгәнгә күзлек кияргә мәҗбүр булдым", - диде ул безгә.
Концерттан кечкенә генә видеоөзек: https://www.instagram.com/p/BQV4MxAD-oo/

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев