Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хәлең ничек, студент? [сораштыру]

Студент булган һәркем яшьлек канатында узган әлеге кабатланмас елларын сагынып искә аладыр. Әлеге чорның якты мизгелләре күңелләрдә матур хатирә булып саклана. Бүгенге студентлар нинди уй-хыяллар белән яши, укудан тыш вакытны ниләр белән шөгыльләнәләр, шулар хакында белештек.

Зилә Билалова, Байлар Сабасы:

Бүгенге көндә мин Мәскәү милли тикшеренү университеты исемен йөртүче Югары икътисад мәктәбенең юридик факультетында 2 курста белем алам. Сәләтле балалар мәктәбендә укыганда хокук фәненнән ике ел рәттән республика олимпиадасы призеры, Мәскәү (МГУ) һәм Санкт-Петербург (СПБГУ) университетлары уздырган халыкара олимпиада призеры буларак чакыру алдым. Үзем кебек олимпиада җиңүчеләре тупланган төркемдә белем алу кызыклы да, җаваплы да. Иң гаҗәбе, Россиянең төрле төбәкләреннән булсак та, Россия фән бәйгеләрендә, югары уку йортлары уздырган олимпиадаларында бергә катнашкан егет, кызлар буларак, без барыбыз да танышлар идек. Иң тәҗрибәле, таләпчән укытучылар, чит телне тирәнтен өйрәнү, өстәмә белгечлек алу мөмкинлеге булуы миңа бик ошый. Буш вакытымда булачак һөнәремә кагылышлы китаплар укыйм, театр, музейларга йөрим. Миңа үзем теләгән уку йортында белем алу мөмкинлеге биргән әти-әниемә рәхмәтем чиксез. Шуңа да барлык вакытымны, көчемне белем алуга багышлыйм, аларның ышанычын акларга тырышам. Укуга омтылыш тудырган, авырлыкларны җиңәргә өйрәткән укытучыларыма зур рәхмәт. Укучыларга тырышып белем алыгыз, диясе килә. Конкурс-олимпиадаларда катнашыгыз, алар барысы да түзем, максатчан, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтә.

Айсаф Хаҗиев, Юлбат авылы:

Казан музыка көллиятен тәмамлап, бүгенге көндә Казан Дәүләт мәдәният институтында эстрада бүлегендә Салават Фәтхетдинов классында 2 курста белем алам. Шул ук вакытта Казан шәһәренең 15нче татар гимназиясендә балаларга вокалдан белем бирәм. Буш вакытларым бик сирәк була. Динә һәм Рафаэль Латыйповлар белән гастрольләрдә йөрибез. Сессия вакытларында әзерәк йөгереп алырга туры килә анысы. 2016 елның җәендә Рафинат Сәлаховның «Әй, күзләрең, күзләрең» җырына үзебезнең районда клип төшердек. Аны «Мәйдан» каналыннан күрә аласыз. Кыскасы, иҗат белән кайнап яшим.

Алимас Сафин, Керәнне авылы:

- Мин читтән торып Казан милли тикшеренү технология университетында (КНИТУ) өченче курста төзүче-механик белгечлегенә укыйм. Укуны җиңелләрдән димәс идем. Шулай да сессияләрне уңышлы тәмамлап киләм, студентлар теле белән әйткәндә, «койрыклар» калдырмаска тырышам. Шул ук вакытта «Ауди» машиналарын сату үзәгендә эшлим. Студент тормышы миңа бик якын. Югары уку йортына кадәр Саба аграр көллиятен тәмамладым. Гомумән, мин бу белем бирү учреждениесенә бик рәхмәтлемен. Күңелемдә Саба аграр көллияте белән бәйле күңелле хатирәләр саклана. Биредә студентларга ныклы белем бирү белән бергә, тормыш мәктәбе серләренә, дисциплинага өйрәтәләр. Тулай торак мөһим сыйфат - мөстәкыйльлек тәрбияли. Ашарга пешерергә дә мин биредә өйрәнеп килдем. Кечкенәдән җырларга яратам. Буш вакытларымда яңа җырлар өйрәнәм, шул ук вакытта туган ягымда үткән концертларда бик теләп катнашам.

Реклама

Гүзәл Кәримова, Юлбат авылы:

Казан Дәүләт медицина университетының 1 курс студенты булам. Студентның буш вакыты бардыр дип әйтә алмыйм, минем шәхсән үземнең вакытым һәр эшкә бүленгән. Һәр минутның кадерен белергә тырышам. Мин -волонтер. Укудан бушаган арада Р. Нәҗметдинов исемендәге шашка-шахмат мәктәбенә йөрим. Үзебезнең университетның җыелма командасы составында шахмат түгәрәгендә шөгыльләнәм. Менә шулардан соң, тулай торакка кайтып ашарга әзерләгәннән соң, төнге 1гә кадәр дәрес хәзерлим. Икенче көнне иртәнге 8.00дән тагын шундый ук тыгыз, мавыктыргыч эш көне башлана. Бөтен студентларны да бәйрәм белән котлыйм. Саулык-сәламәтлек, уңышлар, онытылмаслык студент еллары телим.

Фәридә Вилданова.

Чыганак: http://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев