Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гүзәл Фазылова: «28 яшьтә 5 бала анасы булуыма күпләр шакката»

Фазыловлар гаиләсе өчен бу ел бигрәк тә үзенчәлекле. Ай ярым элек кенә аларның игезәк балалары Хәким белән Хания туды. Раил, Илназ һәм Ясминә берьюлы энеле дә, сеңелле дә булдылар.

Рамил белән Гүзәлнең парлы тарихлары 2007 елдан башланган. Гүзәл ул вакытта химия-технология техникумында, ә Рамил 137нче техник училищеда укый торган булган. Икесе дә спорт түгәрәгенә йөриләр, Гүзәл волейбол, Рамил баскетбол командасында уйный. Танышуларына өч айлап вакыт үткәч, Рамил армиягә китә. Ел ярымнан әйләнеп кайта да Казан вертолет заводына эшкә урнаша. Ике айдан Гүзәл дә шул ук заводка эшкә бара. 2009 елда алар өйләнешәләр. Язылышу таныклыгын алганда Гүзәлгә - 20, Рамилгә 21 яшь була. Бүген инде алар биш бала тәрбияли.

- 28 яшьтә биш бала анасы булуыма күпләр шакката. Ә мин горурланып елмаям. Ирем дә, үзем дә балаларны бик яратабыз. Өебез балалар тавышыннан гөр килеп тора. Олы улыбыз Раил инде беренче сыйныфта укый. Илназ­га - биш яшь. Ясминәбезгә ике тулды. Әни булу авырмы дип сорыйлар. Авыр түгел, ә менә игезәкләрне үстерү ансат түгел икән. Тагын бер пар кул кирәк. Әле ярый каенанам Тәнзилә булыша. Аңа бик зур рәхмәт. Дүшәмбе иртән килә, җомга кич китә. Атна буе безнең белән. Ял көннәрендә ирем өйдә, ул булыша, ике көн буена әни бездән ял итеп тора, - дип көлә Гүзәл.

Фазыловларның икенче уллары Илназ бик тере бала. Әнисе дә аның турында, ул иң беренче булып йокыдан тора, иң беренче булып утырып ашый. ризыкны сайланмый, барысын да яратып ашый, ди. Илназ яңа туган энесе белән сеңлесен дә карарга булыша. Уенчыклар да күрсәтә, урамга чыгарга җыенганда киемнәрен дә китереп бирә, бәбиләр тирәсендә дә гел ул кайнаша. Олы уллары Раил бик пөхтә, чис­талыкны ярата ди. Энесе белән сеңлесе ашарга сораса, күмәч кисеп, ак май сылап, кулларына тоттыра. Ясминә исә - әти кызы. Әтиләре эштән кайтуга ук, «әти», - дия-дия, артыннан бер дә калмый ияреп йөрде. Балаларның барысы да әтиләренә охшаган, хәтта каннары да барысының да 3 (+) нче төркем икән.

Гүзәл тегәргә, бәйләр­гә ярата. Балаларның өс­ләрендә ул теккән, бәйләгән киемнәр. урын-җир кирәк-яракларын да, Яңа елга маскарад костюмнарын да үзе тегә. Шуның белән гаилә бюджетына күпмедер экономия ясала.

Реклама

Фазыловлар йорт сатып алганнар. Ел саен кыш көне бакчаларында күп итеп кар өеп, тау ясап куялар. Айга бер тапкыр зур бәлеш пешереп, дәү әти һәм дәү әниләрен кунакка чакыру традициясе дә бар аларда.

- Балаларны яратыр­га кирәк. Гаиләдә балалар күбрәк булган саен, бердәмлек арта гына. Гаиләбезнең ныклыгы әти-әнидән килә. Алар безгә һәрьяктан үрнәк. Аларның тормышларына тиңләшеп яшибез, ныклы нигез булдырырга тырышабыз, - ди күп бала атасы Рамил.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев