Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гомере буе инвалидлыгыннан кимсенеп яшәгән авыл агае дәвалаучыларга ышана...

Алдакчылар гади халыкны нинди генә кармакка каптырмый: товар тәкъдим итә, ут-су приборларын тикшерергә керә, бозым чыгара. Шундый ялганчылар төркеме күптән түгел Татарстанның Балтач районында тоткарлана. Тик аңа кадәр Биктәш авылында яшәүче Назари Николаев исемле 69 яшьлек бабайның 13600 сумын чәлдерергә өлгерә.

- Назари абый энесе Николай белән яши, - диде Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин. - Назари абый тумыштан икенче төркем инвалид, беркайда да эшләмәде. Энесе дә лаеклы ялда. Мин аларның капкалары ачык булуын, өйләренә кеше кертүләрен хәтерләмим. Ничек итеп алдакчылар кармагына эләккәннәр, аптырыйм.

6 март көнне авыл урамнарында моңарчы күренмәгән "тугызлы" машинасы пәйда була. Бер-ике йортка кереп, төн кундыруларын да сорыйлар. Тик биктәшлеләр алар каршында ук ишек-капканы шатырдатып бикләп куя. Шуннан соң алар Николаевлар өе каршына килеп туктый. Бу вакытта Николай әфәнде тәмәке тартырга чыккан була. "Сез кемнәр?" дигән сорауга, машина эченнән берәм-берәм коелган ике хатын һәм бер ир: "Сезгә килдек", дип җаваплый.

- Николай абый аларга каршы торып карый булса кирәк. Әмма тегеләр: "Чәй эчеп чыгыйк әле", - дигәч, каршы килми. Көтелмәгән кунакларны өйгә кертә дә, үзе тәмәке тартырга чыгып китә, - дип сөйли авыл җирлеге башлыгы.

Болар исә Назари абыйны сөйләштерә башлыйлар. Кунакларның берсе авырып торуын әйтә. Назари абый исә аның хәленә керергә тырыша. Чөнки авыруның ни икәнен белә, үзе дә икенче төркем инвалид. Тегеләргә исә шул сүз җитә кала: "Хәзер без сине дәвалыйбыз. Тик акча кирәк булачак". Гомере буе кимсенеп яшәгән Назари абый риза була. Акчасы да юк түгел, пенсияне шимбә көнне генә китергәннәр. Җитмәсә, акчаны өшкерәләр дә, кире кайтарачаклар, ди. Назари абыйны ышандырган тагын бер мисал: күптән түгел аның кулы сынган була. Әмма ул бу турыда яңа танышларына әйтми. Ә "дәвалаучы" нәкъ шул кулын сыйпый башлый. Беркатлы авыл агае яңа кунакның дәвалаучы икәненә генә түгел, алдан күрүчәнлегенә дә ышана хәтта.



- Синең анда тагын бар әле, - дип акчаны үзләре сорап алдылар, - ди Назари абый. - Битне су белән сыпыргандай иттеләр. "Без сездә кунып та чыгарбыз әле", - дигән кунаклар берзаман җыена башлады. "Бөтен авыруың шушы акчаңда, әйләнеп кайтабыз да акчаңны бирәбез", - диделәр. Гипноз да булмады шикелле, тик машинага утырып киткәннәрен карап калдым.



Машина күздән югалуга, Николаевларга ике йорт аркылы гына яшәүче чыбык очы туганнары керә. Капка төбенә туктаган машинаның кем булуы белән кызыксынырга кергән ул. Барысын да сөйләп биргәч, ул ике агай-эненең алдакчылар кармагына кабуын таный. Тиз арада башка туганнарына, алар исә - участок полициясенә хәбәр итә.

Реклама




Алдакчылар бу вакытта авылдан 100 чакрым китәргә өлгергән була инде. Хокук саклау вәкилләре тиз арада аларның эзенә төшә. Болар Киров өлкәсе кешеләре булып чыга. "Дәвалаучы"га 41 яшь. Ул инде моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылган була. Авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин сүзләренчә, "дәвалаучылар" төркеме Назари Николаевка 7 мең сум акчаны кире кайтарган.

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев