Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ГӨЛЛӘР — ӨЙНЕҢ ЯМЕ ГЕНӘ ТҮГЕЛ…

Гөлләр йорт интерьерының аерылгысыз өлеше. Алардан башка өйнең яме юк сыман. Ә менә балаларның йокы бүлмәсенә гөлләр урнаштырырга уйласагыз, берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.

1. Балагызга 6 ай тулганчы ул йоклый торган бүлмәгә гөлләр куймасагыз яхшырак. Үсемлекләр аның сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин.

2. Сабыйга 6 ай тулып киткәч, бүлмәне гөлләр белән бизәргә дә була. Ләкин алар иссез булырга тиеш. Гөлне бала яхшы күрә алырдай урынга куярга киңәш ителә.

3. Бер яшь тирәсендә балалар инде тәүге адымнарын ясый башлый. Шуңа күрә бу чорда гөлләрне биеккәрәк урнаштыру мөһим. Сезгә асылмалы чүлмәкләр ярдәмгә киләчәк. Кызыксынучан балагыз гөлләрне тәмләп карамасын дисәгез, мондый төр савытларны алдан хәстәрләп куегызJ

 

4. Кайвакыт бик матур гөлләр дә агулы яки аллергия бирә торган була. Балалы йортта яңа үсемлекләр урнаштырганчы игътибар белән аның турында белешмә туплагыз.

Реклама

Гөлне йортны бизәү өчен генә кирәк дип уйлаучылар ялгыша. Балалы йортта гөлләр булса, алар аша кечкенә кеше әйләнә-тирә дөнья белән таныша. Үсә төшкәч, аларны тәрбияләп, хезмәт сөяргә дә өйрәнә ул. Шуңа өстәп, гөлләр ярдәмендә балагызда үсемлекләргә, гомумән табигатькә карата сакчыл караш тәрбияли аласыз. Купшы яраннар, төрле төстәге миләүшәләр чәчәк атса, кәеф тә гел күтәренке була бит! Аларга караган саен елмаясы киләJ Балаларыбызга матурлыкны күрә һәм саклый белергә өйрәтик!

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА

Фото: sabantuyjournal.ru

sabantuyjournal.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев