Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Голикова 30ыннан 7 ноябрьгә кадәрге чорны ял көннәре дип игълан итәргә тәкъдим итте

Вице-премьер моны коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыятьнең киеренке булуы белән аңлата.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чорны ял көннәре дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Вице-премьер шундый инициатива белән Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

Авыр эпидемиологик хәлдәге кайбер төбәкләр өчен эшләми торган көннәр 23 октябрьдән үк башланырга мөмкин .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев