Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гөлназ Асаева: Радик Юлъякшин белән октябрьдән бирле очрашып йөрибез

Элвин Грейның Гөлназ Асаевага кияүгә чыгу тәкъдимен күпләр "пиар" дип кабул итте. Җырчыны Ришат Төхвәтуллинга димләүчеләр дә барлыкка килде. Әмма Гөлназның Радик белән йөрүе турында сөйләве бу хәлнең дөреслеккә туры килүен дәлилли.

- Радик белән узган елның октябреннән бирле очрашып йөрибез. Туй соңрак булачак, чөнки әлегә мин укыйм. Уфа сәнгать училищесын киләсе елга тәмамлаячакмын. Ришат Төхвәтуллин белән исә без күптәнге дуслар. Бергә эшли башладык, безнең арада берни дә юк, - дип сөйләгән Гөлназ Асаева Womans Day хәбәрчесенә.

Гөлназның әнисе, Татарстанның атказанган артисты Лилия Биктимерова бу хәлгә үз фикерен белдерде: "Әлегә Радик кызыбызның кулын сорарга килмәде. Ләкин аның Гөлназга булган игътибарын күрәбез, һәрдаим чәчәкләр, бүләкләр бирә. Ике йөрәкнең арасында ни барлыгын без белмибез. Бәлки Радикка Гөлназның тавышы ошыйдыр, иҗатына гашыйктыр. Һәрхәлдә кызыбыз тиң ярын үзе сайлаячак, үзе хәл итәчәк. Радикны күптәннән беләбез, ул безгә бик ошый".

Радик исә бу хакта берни дә сөйләми. Инстаграмдагы күп санлы сорауларларны да җавапсыз калдыра.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев