Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гөлназ Асаева Элвин Грей белән мөнәсәбәтләре турында: "Еш күрешергә тырышабыз" [+фото]

Элвин Грей (Радик Юльякшин) белән Гөлназ Асаева очрашып йөриләр, дигән имеш-мимешләр Гөлназның Казандагы тәүге концертыннан соң барлыкка килгән иде. Ул чакта Радик Гөлназга сәхнәдә көтмәгәндә, уйламаганда бер кочак чәчәк бәйләме белән зур йомшак аю бүләк үтте һәм җырчыны кичке ашка чакырды. Шушы көннәрдә бу ике яшь йөрәк турындагы имеш-мимешләр яңа...

- Радикның Уфада булуын белгәч, аны Фәдис әтинең 50 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелгән бәйрәмгә чакырдым. Аның килүе күңелле сюрприз булды, чөнки әти үзенең репертуарындагы "Елама, ярсыма" җырын җырлагангамы, Радикны ярата, хөрмәт итә. Банкетта бергә утырдык. Минемчә, шуңа күрә безнең арада мәхәббәт бар, дигән сүзләр янә актуальләште. Ләкин минем йөрәгем буш. Ә Радик белән безне дуслык җепләре бәйли. Аның ихтирамлы, кешелекле булуы ошый. Шул сыйфатлары белән үзенә җәлеп итә. Икебезнең дә графикларыбыз тыгыз булса да, еш күрешергә тырышабыз, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Асаева.



Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев юбилей көнендә Уфада концерт куйган. Гөлназ әйтүенчә, концертта җырчылар катнашмаган, бары үз гаиләләре белән генә чыгыш ясаганнар. "Алайса юбилей дип, бер көтү артист чакыралар да, халык яртышар сәгать буе шул җырчыларның котлауларын тыңларга мәҗбүр була. Рифат Шәрәфетдиновтан кала, концертта үзебез генә катнаштык. Концерттан соң бик матур банкет булды, таңга кадәр ял иттек. Кунаклар бик күп иде, күбесенчә акча бүләк иттеләр", - диде Гөлназ.

Реклама

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев