Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гинцбург: Назаль вакцинадан соң коронавируска иммунитет ярты ел сакланырга мөмкин

Галим сүзләренчә, мондый препарат белән прививка ясау «тагын бер өстәмә саклану системасы» булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы назаль препарат куллануның нәтиҗәсе ким дигәндә ярты ел сакланыр дип көтелә. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Стериль иммунитет ярты елдан артык сакланыр дип өметләнәбез, әмма клиник сынаулар үткәрелми торып, моны төгәл әйтеп булмый», - диде Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк җитәкчесе Александр Гинцбург.

Аның сүзләренчә, мондый препарат белән прививка ясау «тагын бер өстәмә саклану системасы» булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы әлеге препаратны тикшерергә ниятләүләре хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Аны күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин да ясатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев