Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Үгез чөеп очырганнан соң, тәрбиягә игезәкләр алдым” [+фото, видео]

Тәрбиягә ятим бала алучы гаиләләр шактый. Дөрес, хәзер инде моның белән берәүне дә шаккаттырып булмый. Элегрәк кеше баласын үзенә алучыларны эт итеп сүгүчеләр дә, "Акчага гына кызыгып алган икән" дип сөйләүчеләр дә булды. Мин инде бу темага кабат әйләнеп кайтмам дигән идем. Әмма Теләчедә гомер итүче Миңниса апа Шакирова турында...

 

Ул сыңар канат белән ике яшьлек ике игезәк бала алып кайткан. Балаларның берсе инвалид булуын да искәртсәң, батырлыкка таң каласың.

Яшәү белән үлем арасында

Миңниса апа тумышы белән Болгар районы Татар Такталысы авылыннан. Гаилә коргач, Алабугада яшәп алырга туры килә аңа. Аннан соң, сеңелләренә якынрак булу нияте белән, Теләчегә күченәләр. Шулай итеп аның бар гомере биредә үткән.

Язмыш бик иртә сыный башлый хатынны. Кызына өч яшь тулгач, ире белән аерылыша. Ялгызына гына бала үстерүләре җиңел булмагандыр, билгеле. Аны аякка бастыру өчен маллар да күпләп асрарга туры килә. Хәер, мал-туарны ул кирәк булган өчен генә тотмый. Аларга карата аерым мәхәббәт аның. Ат яратканга күрә, аны да иярли. Кызы 11 сыйныфны тәмамлыйсы елны, аңа азрак ярдәм булыр дип, үгез симертә Миңниса апа. Әмма баласының студент рәхәтлекләрен татый гына алмый. 2004 елда, ашарына салырга кергәч, шул үгез чөереп очыра аны. Өч ел буе кадаклангандай урын өстендә ятарга туры килә.



-Үгез башта стенага китереп сылады, аннары үз аркылы чөеп атты, - дип искә ала бу көннәрне ханым. - Кычкырмадым да, берәүне дә ярдәмгә дә чакырмадым. Чөнки беләм, мине бу мизгелдә берәү дә ишетмәячәк. Бар өмет Ходайда. Инде менә таптыйм дигәндә, күзләремне чытырдатып йомып: "Ходаем, ярдәм ит, әле бит тормышта берни эшли алмадым, ярдәм ит" дип ялвардым. Ышанасызмы-юкмы, үгез чигенде. Ул таптаса, мизгел эчендә үләсе идем.

Табиблар аякка басачагыма ышанмады. Бик озак хастаханәдән-хастаханәгә йөрдем. Аллаһы Тәгалә минем юлыма гел яхшы кешеләр генә чыгарды. Үзең генә бернишләп тә булмый икән. Бер авырлык килә, анысын үткәреп җибәреп, җиңел сулап кына куясың, икенчесе килә тора. Син үзеңнең бер чүп бөртеге икәнеңне аңлыйсың. Аллаһы Тәгаләдән тезләнеп өчәр сәгать сорый идем. "Ярдәм ит, мине аягыма бастыр. Нинди булса да изгелек эшләрмен". Таякка таянып, сөйрәлеп йөри башлагач, гомеремнең кыл өстендә әйтелгән сүзләремне уйлый башладым. Миңа бит Ходай ярдәм итте, мин изгелек кылырга тиеш!

Кыз бала алырга кирәк!

Әнә шундый матур уйлар белән йөргәндә, Аллаһы Тәгалә үзе юл күрсәтә. Телевизордан ятим балаларны гаиләгә бирү турында сюжет күреп ала Миңниса ханым. Ике дә уйламый, кыз бала алырга теләп, гариза яза.



-Документлар җыя башлагач, Казанга укырга чакырдылар. Анда төрле белгечләр, гаилә психологлары белән аралаштык. Мин үземнең тормышымны сөйләдем. Үгез сөзүне, бер баланы бәхетле итәсе килү теләген әйттем. Беренче тапкыр миңа өч бала тәкъдим иттеләр. Алар зурлар иде инде. Боларны тәрбияләп бетерә алмам дип уйладым. Шуннан соң игезәк балалар күрсәттеләр. Ышанасызмы-юкмы, аларны күргәч, бер генә бала артыннан килүемне оныттым.

Күз курка, кул батыр диләр бит. Ике яше дә тулмаган ике баланы үзенеке итәргә катгый карар кыла батыр ханым. Айдар шундук "мама" дип әлеге билгесез ханымның кочагына ташлана, муенына сарыла. Артка юл юк. Туры килүен әйт әле! Миңниса апаның үз кызы да "Равилевна". Бу балаларның да әтиләре Равил исемле.

"Игезәкләр алып кайттым"

2007 елның 8 июле. Россиядә бу көн "Гаилә һәм тугрылык көне" дип билгеләп үтелә. Максатына тугры ханым шушы көнне ике ятимне бәхетле итә. Ике ятим гаиләле була. Шулай итеп, бишенче дистәсен ваклаганда, кабат яшьлегенә кайта Миңниса апа. Ике яше тулыр-тулмас ике бала күзләрен мөлдерәтеп аңа "Әни" дип дәшә. Аларның кечкенәлекләренә дә күз йомарсың! Игезәкләрнең берсе - Әдилә тумыштан инвалид бит! Аңа ДЦП диагнозы куелган. Сөйләшә дә, йөри дә, хәтта кашык тотып ашый да белми! Күрәләтә торып, шундый баланы сыендырган анага БАТЫР дими, ни дисең?



-Мин аның ул кимчелегенә игътибар да итмәдем, киресенчә, аны аякка бастырырга дип тырыштым. Менә үзем дә ат кебек чабып йөргән җирдән бер мизгелдә урын өстенә калдым бит. Ул балага да Ходай тумыштан сынау биргән. Бәлки ул балалар йортында калган булса, йөреп китә алмас, авырлыктан чыга алмас иде. Ә хәзер чатыр чабып йөри.

- Алып кайткач та, балаларны ишек алдына алып чыктым, - дип хатирә яңарта ул. - Табигатьне, яшеллекне күреп, хәйран калды сабыйлар. Үзләре юньләп сөйләшә дә белми, әллә нәрсә шунда, куркалар, әледән-әле миңа сарылалар. Шулвакытта: "Миңниса, син нәрсә эшләдең? Бу балаларны ничек аякка бастырырсың икән? дип уйладым. Әдилә йөри алмый бит. Мин аны йөри алмас дип уйлаган идем. Әмма алар миңа шушы уемны куып таратырга көч бирде. Адиләне аякка бастырырга Алла ярдәм итте.

Операциягә дип бөтен Теләче акча җыйды. Бу балаларны аякка бастыруда бөтен районның өлеше бар. Әдилә бик көчле рухлы. Аның көчлелегенә карап, мин кодрәт алам. Оперциядән чыкканда да ул барысын шаккаттырып; "Тукта, яңгыр, тукта, яңгыр, яума әле" дип җырлап чыкты. Ике аягы да гипста, "А" хәрефе кебек бәйләп куйганнар. Ай ярым урын өстендә яттык. Шуннан соң әкренләп-әкренләп, йөрергә өйрәндек. Менә шушы паласның бүген бер чәчәгенә, иртәгә икенчесенә басу бурычы куйдык. Беренче тапкыр үзе генә атлап киткән мизгелләрен әле дә хәтерлим. Шатлыгы эченә сыймады балакайның. Аннан соң да күнекмәләрне дәвам иттек. Мин аңа хәрәкәтләрен күрсәтәм, тиз отып ала. Шөкер, хәзер арт белән дә, ян белән дә йөри ала. Хәтта тау башына менеп, чана да шуа.

"Намаз вакытын кызым искә төшерә"

Авырлыклар белән күзгә-күзгә очрашкач, намазга баса Миңниса ханым. Хәер, динилек аның канында. Әбисе абыстай, әнисе биш вакыт намаз укый. Инде балалар да дингә килгән. Юк-юк, кемнеңдер кыставы, үгетләве белән дә түгел, әниләреннән күреп, үзләре намазга баскан. Моны тәрбия дими ни дисең? Мәчеткә дә җәяү йөрүне хуп күрә балалар. "Аллаһ йортына барганда һәр адым саен савап языла" дип шаккатырган Айдар әнисен. Әдилә исә эш белән онытылып киткән әнисенә намаз вакытын искә төшереп тора.

"Ул бит синең үз әниең түгел"

Балаларны алып кайткач, үзенә карата кырын караш сизмәгән танышым. Киресенчә, кемнең генә ишеген шакымасын, аны ачык йөз белән каршы алганнар. Шулай да бер вакыйганы ачык хәтерли ул. Көннәрдән бер көнне Айдар балалар бакчасыннан елап кайта (Әдилә авыру булу сәбәпле, бакчага йөрми). Йөрәге өзелеп төшә ананың. Ни булган? Авырыймы? Кимсеткәннәрме? Баксаң, кайсыдыр бер батыры серне чишкән: "Миңниса апа синең үз әниең түгел бит, син ятим" дип әйтеп кайтара. Күз яше елга булып ага, улына кушылып, үзе дә елый Миңниса ханым. Тик соңрак: "Әни, елама, минем әнием син, мин сине генә яратам" дип, нәни куллары белән әнисенең яшьле күзләрен сөртә. Бу мизгелләр исә гаиләне тагын да ныгыта.



"24 сәгать кизүдә"

Миңниса апа тәрбиягә алынган балаларга карата икенче төрле җаваплылык кичерүен яшерми.

- Үз балаң ничек тә үсә, әрләп тә куясың, тавыш та күтәрәсең. Ә тәрбиягә алынган балаларга 24 сәгать кизү торырга кирәк, - дип елмая ул. - Йоклаганда буылмасын, туңмасын, еламасын дисең. 10 ел буе үз ихтыярым белән читлектә яшим кебек менә. Кайвакытта көлеп тә куям: "Миңа суд та булмады, башкасы да, әмма бу балалар өчен җаваплы итеп билгеләндем" дим. Ул минем хезмәтем дә кебек, бурычым да. Баланы уйламый алырга ярамый. Күпләр әнә, фәлән үстерә ич, мин дә алам дип җиңел генә уйлый. Карый алмагач, илтеп биреп, бала күңеленә тагын да зур яра салалар.

Хатын-кыз тәрбиясе белән генә ир бала ерак китмәс дип, Миңниса ханым улын Саба районы Икшермә авылындагы кадет мәктәбенә биргән. Кызы исә Казанда интернат мәктәптә укый. Бик сагынышып торалар, көненә бишәр тапкыр шалтыратышалар икән.

-Шушы балаларга ана буларак үземне 100 % бирәм дип мактана алмыйм. Шулай да әни булырга тырышам. Үзләре дә бик акыллы, тырышлар. Төрле бәйгеләрдә катнашалар. Апалары белән дә дус. Кызым үзе дә эне-сеңлесен мннән дә катырак ярата, - дип сөйли Миңниса апа.

"Ир атның күкрәгендә җигүле атлар дулар" ди халык мәкале. Мин моны Миңниса апага карата кулланыр идем. Берүзенә ике бала алып тәрбияләгән, аякка басарга өмете дә булмаган кызны кеше иткән, табиблар: "Елга бер адым атласа да, бу - зур җиңү" дигән сүзләргә үч итеп, кызын аякка бастырган анага һәйкәл кирәк!

Реклама

 

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

«Үгез чөеп очырганнан соң, тәрбиягә игезәкләр алдым” [+фото, видео]

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев