Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"ГАЗель" белән бәрелешү аркасында җиңел машина йөртүче һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте Хәсән Туфан проспектында килеп чыккан. Чаллыда "Митсубиси" автомобиле каршы як полосага чыгып, "ГАЗель" машинасы белән бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Хәсән Туфан проспекты белән Җиңүнең 40 еллыгы урамы киселешендә килеп чыккан. 46 яшьлек...

Юл-транспорт һәлакәте Хәсән Туфан проспектында килеп чыккан.

Чаллыда "Митсубиси" автомобиле каршы як полосага чыгып, "ГАЗель" машинасы белән бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Хәсән Туфан проспекты белән Җиңүнең 40 еллыгы урамы киселешендә килеп чыккан. 46 яшьлек йөртүче идарә итүендәге "Митсубиси Лансер" автомобиле светофорның кызыл уты янган вакытта хәрәкәтен дәвам итә һәм "Газель" йөк машинасына бәрелгән. Һәлакәт аркасында, җиңел машина йөртүченең урынында ук гомере өзелгән.

"Газель" машинасы белән идарә иткән 27 яшьлек ир-ат, төрле тән җәрәхәте алса да, хастаханәгә барудан баш тарткан.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев