Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Галимнәр симерүнең төп сәбәпләрен атаган

Бу ачыш киләчәктә симерү белән интегүче кешеләрнең санын киметергә ярдәм итәчәк.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Кампинас Бразилия университеты галимнәре симерүнең беренче сәбәбен атаган. Бу хакта EurekAlert ка сылтама белән "РиаНовости" хәбәр итә.

Күптән түгел галимнәр артык авырлыкка китерүче сәбәпләрне ачыклый.

Реклама

Эчәкләрнең микрофлорасындагы үзгәрешләр һәм гипоталамуста нейроннарның үлеме аркасында кеше симерә. Ләкин кайсысы беренчел икәнен ачыклау да мөһим. Шул рәвешле галимнәр тычканнар белән тәҗрибә уздырган - тычканнарны матдәләр алмашуын боза торган махсус диетада тотканнар. Шул сәбәпле, гипоталамуста нейроннарның үлемен күргәннәр, ә эчәк микрофлорасы ике атна дәвамында үзгәрешсез калган. Димәк, нейроннар үлеме - симерүгә китерә торган төп сәбәп.

Галимнәргә нейроннарны торгызу буенча ачышлар ясыйсы кала, шуннан соң дөньяда артык авырлыктан интегүче кешеләр саны булмаячак дип фаразлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев